Мәчет территориясен төзекләндерү максатыннан, Тимершык авылында мәчет территориясендә койма тоту эшләре башкарылды. Койма тоту эшләре иганәчеләр хәм сәдака хисабына авыл халкы тырышлыгы белән эшләнде.
Быел да бу бәйрәм гөрләп үтте. Үткәрелү урыны Мичән авыл җирлеге территориясендә урнашкан «Шәүкәт күле» булса, үткәрүчеләре - Тимершык егетләре.
Бу ярыш үз чорларында милли көрәш буенча төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә күп җиңүләр яулаган, бүгенге көндә безнең арадан киткән Латыйпов Мәгъфир, Мөхәммәдиев Ильфар, Вафин Альберт, Вафин Ирек, Сафин Идүс, Латыйпов Шәүкәт, Мулләхмәтов Сиренат, Гәрәев Илдар, Нуруллин Илнарлар истәлегенә үткәрелә.
1,2,3 урыннарны яулаган катнашучылар грамоталар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.
Иң өлкән балыкчы - 92 яшьлек Вафин Мехәммәт, икенче фотода иң яшь балыкчы - кечкенә Эмилия Латыйпова.
Тимершык авыл җирлеге буенча көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу алып барыла.
Тимершык авыл җирлегенә кергән Кызыл-Мишә авылының Г.Тукай урамына узара салым республика программасы буенча каты өслекле юл төзү эшләре башкарылды. Эшне сыйфатлы итеп “Рамазан” ҖЧҖ эшчеләре башкарды.
Тимершык авыл җирлегендә 2025 елда гражданнарның үзара салымы хисабына эшләр дәвам итә. Тимершык авылында Ак чишмә урамында гражданнарга үзара салым буенча республика программасы хисабына каты өслекле юл салынды. "Рамазан" ҖЧҖ үз эшен сыйфатлы башкарды.
26 июль көнне Сабай авылында авылдашларын көтеп алган очрашуын оештырдылар. Якташлар очрашуына кайчандыр биредә яшәгән һәм бүгенге көнгә кадәр авылдашларына булган мәхәббәтен саклап калуны дәвам иткән кешеләр җыелды. Бу очрашудан барысы да уңай эмоцияләр һәм яңа очрашуга өмет алдылар.
Тимершык авыл җирлеге буенча көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу алып барыла. Үләннәрне чабу эшен «Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары башкара.
Җәй-авыл халкы өчен эссе чор. Кырларда эш күп: терлек азыгы әзерләү, бөртеклеләр җыю. Район кырларында бөртекле культураларны чаптыру башланды. Авыл хуҗалыгы культураларының уңышы күп кенә оештыру факторларына бәйле. Бөртеклеләрне күпләп җыю алар өлгергән саен башланачак. «Саба» ҖЧҖенең «Мичан» филиалы хезмәткәрләре, ныклап әзерләнеп, бөртекле культуралар җыюга керештеләр.
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык һәм Миңгәр авылларында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.
Ел саен 8 июльдә бөтенроссия бәйрәме - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Гаилә - ул һәр кешенең тормышында булган иң кыйммәтлесе, иң мөһиме. Гаилә - ул якын һәм туган кешеләр, без кемнәрне яратабыз, кемнәрдән үрнәк алабыз, кемнәр турында кайгыртабыз, кемгә игелек һәм бәхет телибез. Бу көнне Миңгәр авыл китапханәчесе "Минем гаиләм - минем байлыгым" дигән әңгәмә үткәрде. Чара барышында китапханәче гаилә һәм гаилә кыйммәтләре, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Укучылар гаилә мөнәсәбәтләре, буыннар үзара бәйләнеше, туганлык хисләре һәм мәхәббәт турында сөйләүче классик һәм заманча язучыларның матур әдәбияты әсәрләре белән таныштылар. Чара азагында барысы да "Гаилә - ул Без" темасына рәсемнәр ясадылар.