Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык һәм Миңгәр авылларында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.
9 июнь көнне Кзыл-Мишә авылында яшәүче Гаттарова Заләфрүз Хәким кызы 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х., Саба муниципаль районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н., ДБМУ «Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты " директоры Нуриева Д.Б. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.
Сабантуй - язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган татар һәм башкорт халык бәйрәме. Тантананы шулкадәр киң итеп билгеләп үтү кабул ителгән ки, сүз икенче мәгънәгә ия: шаяртып кына зур шау-шулы күңел ачуны сабантуй дип атыйлар. Сабантуйда җырлар, биюләр, конкурслар һәм йолалар белән зур халык бәйрәме уздыру гадәте бар.
8 июнь көнне Тимершык һәм Көек авылларында традицион Сабантуй - 2025 булып узды. Бәйрәм балаларның хореографик чыгышы белән башланып китте. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көне буе сәүдә ноктасы эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы - милли көрәш. Сабантуйның абсолют батыры булып Тимершык авылында Җалялиев Эдуард, Көек авылында ШакировЗөфәр калдылар. Абсолют батырларга традиция буенча тәкә бүләк ителде.
1 июнь көнне Тимершык авыл җирлегенең мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Шатлык» мәктәп яны лагере белән берлектә "Балачак –ул без!" дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Артта тулы бер уку елы калуга карамастан, балаларның энергиясе бик күп. Кояш энергиясе кечкенә кешеләрдә яши. Алар комсызлыкның нәрсә икәнен белмиләр. Бәйрәм программасын күңелле конкурслар, спорт эстафеталары, табышмакларга җаваплар табу, шигырьләр, биюләр һәм флешмоблар белән дәвам иттеләр. Уеннардан балалар уңай энергия алды. Чара вакытында күңел ачу, көлү, шаянлык, елмаю һәм яхшы кәеф атмосферасы хөкем сөрде. Балалар барлык конкурсларда актив катнашып, истәлекле бүләкләр алдылар.
Һәр халыкның үз милли бәйрәмнәре бар. Бу бәйрәмнәрнең күбесе борынгы заманнарда – берничә гасыр элек барлыкка килгән. Безнең тормышыбызда барысы да үзгәрә: әйберләр, шәһәрләр, авыллар, һөнәрләр, кием, табигать, әмма халык бәйрәмнәре генә үзгәрми, алар кешеләр яшәгәндә дә яши. Милли бәйрәмнәр халыкның җаны һәм йөрәге бәйрәмнәре. Бездә - «Бирнә җыю»традицион татар бәйрәме. 31 май көнне Тимершык авыл җирлеге территориясендә Сабантуй бәйрәмен үткәрү өчен "Бирнә җыю" татар милли йоласын оештырды. Балалар һәм өлкәннәр милли костюмнар, калфаклар һәм түбәтәйләр кигәннәр, бу авылдашларыбызны сөендерә иде! Татар милли җырларын җырлап, биюләре белән авыл урамнары буйлап йөрдек, әби - бабаларыбызны һәм әти-әниләребезне яшьлекләренә кайтардык!
Тимершык авыл җирлегендә авыл урамнарын грейдер белән тигезләү эшләре алып барылды.
Тимершык авыл җирлегендә Кызыл -Мишә авылының Пионер урамы буенча региональ әһәмияттәге асфальт юл ремонтланды. Эшне "Татавтодор" ҖЧҖ башкарды.
Тимершык авыл җирлегендә Шәмәрдән МПП ТКХ ААҖ гаризалар нигезендә су белән тәэмин итү системасын ремонтлый. Алар үз эшләрен вакытында һәм төгәллек белән башкаралар. Әлеге оешма хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.
«Сабантуй» милли бәйрәменә әзерлек максатыннан Тимершык авыл җирлегендә «Сабантуй» уздыру урыннарында әзерлек эшләре алып барыла.
Бөек Ватан сугышында 80 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә, Тимершык авыл җирлегендәге сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә бәйрәм митингы үткәрелде. Укучылар, авыл халкы мәктәптән һәйкәлгә таба, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр. Бәйрәм укучыларның Җиңү Көне уңаеннан концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм митингы һәйкәлгә чәчәкләр кую һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.