Тимершык авылында инеш елгасы аша үтүче күперне ремонтлау эшләре башланды.
«Сабантуй» милли бәйрәменә әзерлек максатыннан Тимершык авыл җирлегендә «Сабантуй» уздыру урыннарында әзерлек эшләре алып барыла.
19 майда Россиядә балалар иҗтимагый оешмалары көне билгеләп үтелә. Элек ул Пионерлар көне дип аталган. Пионерлар көне тарихы совет чорының башында башлана һәм бик күп данлыклы битләрне үз эченә ала.
Тимершык урта мәктәбендә тәрбия буенча директор киңәшчесе Хантимирова Альбина Мөбарәкҗан кызы педагогик оештыручы, Гыйниятуллина Илһамия Искәндәр кызы белән берлектә, «Пионериядән алып балалар иҗтимагый берләшмәләренә кадәр» күргәзмәсен әзерләделәр.
Балалар пионер атрибутлары белән таныштылар, барабанда уйный алдылар, пилоткалар һәм галстуклар киеп карадылар, балалар оешмалары барлыкка килү тарихы турында күп яңалыклар белделәр.
Саба муниципаль районы Кызыл-Мишә авылы Ленин урамында ЩПС республика программасы нигезендә каты өслекле юл җәю эшләре башкарыла. Эшне “МДСУ Балтач” ҖЧҖ башкара.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Тимершык авыл җирлегендәге сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә бәйрәм митингы үткәрелде. Укучылар, авыл халкы мәктәптән һәйкәлгә таба, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр. Бәйрәм укучыларның Җиңү көне уңаеннан концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм митингы һәйкәлгә чәчәкләр кую һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.
2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерүне күздә тота. Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 4 йорт төзелә башлады.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды. Бу акциядә укучылар һәм әти-әниләр катнашты. "Георгий тасмасы" акциясе - үткән буыннардан бүгенге көнгә кадәр килгән эстафета. Хәтер эстафетасы, әтиләр, бабалар батырлыкларына хөрмәт, үз җирен, үз халкын, үз телен, илен якларга әзерлек эстафетасы. Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе ел саен барлыкка килгән традиция буенча «Георгий тасмаларын» тарата һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының кабер чардуганнарына беркетәләр. Һәр кеше әлеге акциядә горурлык хисе белән катнаша.
1 май көнне Мингәр авылында яшәүче Булатов Ахматнур Булат улының 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х. котлады һәм бүләкләр тапшырды. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.
Бөек Җиңунең 79 еллыгы якынлаша. Бәйрәм көне якынлашканда район җитәкчелеге тыл ветераннарын күчтәнәч белән сөендереп, бәйрәм теләкләрен җиткерәләр. Бүгенге көндә авыл җирлегендә 14 тыл ветераны яши. Ветераннарны котлауда авыл җирлеге Башлыгы Хаҗиев Айдар Ханифулла улы һәм ТР Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакиров Илфат Фоат улы катнашты.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр дәвам итә. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.