ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

15 февраль көнне Явлаштау авылында алкалы хоккей буенча Саба районы Чемпионатының чираттагы уеннары булып узды. Шекше авыл җирлеге хоккей командасы Явлаштау авыл җирлеге хоккей командасы белән очрашты һәм 6:3 исәбе белән җиңелде.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

14 нче февраль көнне Алан-Елга авылында яшәүче Гайнанова Асия Әхтәм кызына 95 яшь тулды. Юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н., Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р. Р. һәм ҖЧ «Игенче» җәмгыяте директоры Зарипов А.З. котладылар.

Гайнанова  Асия Әхтәм кызы 1931 елнын 14 февралендә  Саба районы Шекше авылында туган. Асия апа 1957 елда Шекше авылы егете Гайнанов Зиннур Ногман улы  белән гаилә корып яши башлыйлар. Зиннур абый белән 3 бала: 1 малай, 2 кыз үстерәләр. Асия апаның 3 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 10 яшь була. 11 яшеннән ул әнисе белән уракта, урман кисүдә эшли. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр, колхозның төрле эшендә эшләп, озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен “Хезмәт ветераны” исеме алып лаеклы ялга чыга. Асия апа Бөек Җиңүнең юбилей медальләренә ия була. 2025 елда Россия Президенты Указы белән “1941-1945 еллар Бөек Җинүнең 80 еллыгы” медале белән бүләкләнде Бугенге көндә Асия апа Алан-Елга авылында кызы Фидәния гаиләсендә матур гомер кичерә.

 

Тэги: Шекше авыл җирлеге

14 февраль көнне Шекше төп мәктәпбендә авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Радик Рамазан улы катнашында 2026 елда Татарстан Республикасында игълан ителгән хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлап парламент дәресе үткәрелде. Дәрес " Хезмәт һәм сугыш батырлыгы белән Ватанны данлыйбыз!". Интерактив элементлар белән укучылар өчен парламент дәресен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ибәтуллин Рузил Рафиль улы үткәрде. Дәрес барышында укучылар ил тарихында дәүләт һәм җәмгыять тормышындагы мөһим моментларга бәйле төп даталар һәм вакыйгалар турындагы сорауларга җавап бирделәр Радик Рамазан улы ассызыклаганча, Ватанга төрлечә хезмәт итәргә мөмкин: армиядә яки дәүләт хезмәтендә генә түгел, волонтерлык, иҗтимагый оешмаларда катнашу, мәдәни һәм мәгариф инициативаларына ярдәм итү аша да. Ул укучыларны актив гражданнар булырга, инициатива күрсәтергә һәм җәмгыять үсешенә үз өлешләрен кертергә өндәде. Парламент дәресе танып белү генә түгел, илһамландыручы вакыйга да булды. Ул балаларга илнең киләчәгендә үз ролен аңларга һәм аларның һәркайсының уртак эшкә үз өлешен кертә алуын аңларга ярдәм итте.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

4
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

3 февраль көнне Шекше авылының мәдәният йортында Шекше авыл җирлеге халык җыены узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. 

Тэги: Шекше авыл җирлеге

2
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

Кар явудан соң Шекше авыл җирлегендә юлларны кардан чистарту оештырылды. ҖЧ «Игенче» җәмгыяте тракторчылары тырышлыгы белән барлык урамнар вакытында чистартыла.

Тэги: Шекше авыл җирлеге окс ОКС

19
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

18 гыйнварь көнне алкалы хоккей буенча Саба районы Чемпионаты башланды. Шекше авыл җирлеге хоккей командасы Эзмә авыл җирлеге һәм «Игенче» ҖЧҖ хоккей командалары белән очрашты. Шекше авыл җирлеге хоккей командасы Игенче хоккей командасын 4:3, ә Эзмә авыл җирлеге хоккей командасын 7:0 исәбе белән җиңде.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

12
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

Шекше авыл җирлегенең Алан-Елга авылында туып үскән Айдар Айрат улы Яхин «Фронтка ярдәм өчен" медале белән бүләкләнде.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

30 декабрь көнне Шекше авыл мәдәният йортында Яңа ел алды бәйрәме үткәрелде. Авыл халкын һәм кунакларны «Яңа елга-яхшы кәеф белән»дип исемләнгән концерт – тамаша күрсәтелде. Кичә җырлар, биюләр, күңелле уеннар һәм конкурсларга бик бай булды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Шекше Фельдшер-акушерлык пункты район күләмендә сәламәтлек саклау оешмалары арасында “Иң яхшы Яңа ел чыршысын бизәү» конкурсында 2 нче урын яулады.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Шекше авыл җирлеге “Иң яхшы Яңа ел чыршысын бизәү-2025” конкурсында Саба муниципаль районы авыл җирлекләре арасында 1 нче урын яулады.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International