Шекше авыл җирлеге районда умартачылык культурасын торгызу һәм җирле осталарның сыйфатлы продукциясен сату, шулай ук умартачылар белән тәҗрибә уртаклашу һәм Россия төбәкләре белән эшлекле элемтәләрне киңәйтү, халыкны да, авыл кунакларын да умартачылык продуктларын җитештерүгә һәм куллануга җәлеп итү максатларында 2025 елның 23 августында Шекше авылының Сабантуй уздырыла торган урынында “Бал туе-2025” үткәрү планлаштырыла. Бәйрәмгә көтеп калабыз!
Трейлраннинг дөньясыннан шаккаттыргыч яңалык! 25-27 июльдә борынгы Суздаль шәһәрендә Россиянең иң зур трейл ярышы — Golden Ring Ultra Trail 2025 узды.
27 июль көнне Алан-Елга авылында яшәүче Хисмәтов Әмин Әхмәдулла улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны район җитәкчелеге исеменнән Саба муниципаль районы ТР МТЗ һәм СЗ ОСЗ начальнигы Л. Н. Гайнетдинова, Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р.Р һәм «Игенче» ҖЧҖ генераль директоры Зарипов А. З котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Юбилярга саулык-сәламәтлек һәм иминлек телибез.
18 июль көнне Сәрдә авылы янындагы плотинада балык тоту ярышына 50гә якын кармак салу остасы җыелды
Шекше авылында Кукмара электр челтәре оешмасы электр баганаларын яңартты
Сәрдә авылында үзара салым акчасына юллар ремонтлау
Алан-Елга авылында үзара салым акчасына юллар ремонтлау
Шекше авылында үзара салым акчасына юллар ремонтлау
Шекше авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү
Шекше авыл җирлегендә чишмә территориясе төзекләндерү