25 октябрь көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе «Туганнар җыелган җирдә» исемле күптән көтелгән шәҗәрә бәйрәмен үткәрү урыны булды. Бу көннең төп геройлары - Мөхәммәтҗановлар һәм Сәйфетдиновлар. Чара рухи һәм дустанә шартларда узды. Кунаклар гаилә традицияләре турындагы хикәяләрне кызыксынып тыңладылар, тормыш тарихлары белән уртаклаштылар. Бәйрәм Шекше мәдәният йортының «Бөрлегән» үрнәк татар балалар фольклор коллективы чыгышы белән башланып китте, яшь солистлар татар халык җырларын башкардылар. Казан шәһәренең "Мирас" татар халык хоры кичәнең матур бизәге булды, хор җитәкчесе Наил Бареев һәм хормейстер Алия Минкашева да Мөхәммәтҗановлар нәселеннән.
31 октябрь көнне Шекше мәдәният йортында «Зиләйлүк» фольклор ансамбленең 15 яшьлек юбилее һәм гармунчы Рәкыйп Шариповны искә алу кичәсе булачак. Рәхим итегез!
25 октябрь көнне Шекше мәдәният йортында "Шәҗәрә бәйрәме" була. Шекше авылыннан Мөхәммәтҗан һәм Сәйфетдин нәселләре очраша. Әлеге бәйрәмне Әлфия Галимҗан кызы Мөбәрәкова оештыра. 15 сәгать 30 минутта Шекше мәдәният йорты сәхнәсендә Казан шәһәреннән "Мирас" татар халык хоры чыгыш ясаячак, җитәкчесе тамырлары шушы нәсел белән бәйләнгән Наил Бареев. Рәхим итегез!
18 сентябрь көнне Байлар Сабасының үзәгендә «Кабак-2025» район фестивале узды. Бәйрәмдә Шекше мәдәният йортының «Зиләйлүк» фольклор коллективы да катнашты. Алар кабактан композиция, төрле сый-нигъмәтләр һәм "Как бәлеш" ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Алар шулай ук җырлар җырладылар, биеделәр һәм фестиваль кунакларының күңелен ачтылар.
14 сентябрь көнне Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Рәисе( башлыгы) һәм җирле үзидарә депутатларын сайлаулары узды. Шекше авыл җирлеге гражданнары сайлауларда актив катнашты. Иң беренче килеп сайлаучы һәм сайлауларда беренче тапкыр катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Сайлаучылар өчен мастер-класслар һәм чәй эчү оештырылган иде. Волонтерлар браслет өләштеләр.
Алан-Елга авылы зиратына юл салу эше ахырына якынлашты. Бу эшнең төп оештыручы-башкаручысы ҖЧ “Игенче” җәмгыяте. Авыл җирлеге һәм авыл халкы исеменнән изге эшләре өчен “Игенче“ җәмгыятенә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Шекше авыл мәдәният йорты мөдире Хисмәтова Ләйсән Азат кызы «Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният үсешенә керткән зур өлеше өчен» Премьер-министр А.В. Песошинның Рәхмәтенә лаек булды. Ләйсән Азат кызын бүләк алуы белән котлыйбыз һәм алга таба да халыкка хезмәт итүдә уңышлар телибез!
5 сентябрь көнне Шекше авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р., җирлек башлыгы Хәйртдинов Р. Р., оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Җирлек башлыгы халыкны җирлекнең узган биш еллык эшчәнлеге белән таныштырды. Җыелыш азагында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары халыкка җирлек халкына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм ТР Рәисе сайлауларында һәм муниципаль сайлауларда актив катнашырга өндәде.
"Чәчәкле Саба - 2025" районкүләм конкурсында Шекше ФАПы быел да призлы урынга лаек булды. Конкурста актив катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Чөнки чәчәкләр күзләрне сөендерә, яхшы кәеф, шатлык, күңел күтәренкелеге бүләк итә.
1 сентябрь Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка булды. Бу уку елында беренче сыйныфка 7 укучы килде. Тантаналы линейкада укучыларның ата-аналары, авыл җирлеге учреждениеләре җитәкчеләре һәм район вәкилләре катнашты. Алар барысы да укучыларны яңа уку елы белән котладылар, укуларында уңышлар теләделәр.