15нче июль көнне Саба районында авыл туризмын үстерү юнәлешендә буклет ясау өчен фотоматериаллар төшерелде. Аның бер сәхифәсе Шекше авылында Габделхаковларның җәйге йортында әзерләнде. Биредә Саба районында җитештерелә торган ризыклар, халкыбызның милли аш- сулары тәкъдим ителде, Шекше мәдәният йортының "Зиләйлүк" фольклор коллективы үзешчәннәре һәм йорт хуҗалары кунаклар ролен башкарды.
Шекше авыл җирлегендә биләмәне чүп үләннәреннән чистарту
Саба РСУ оешмасы көче белән, үзара салым акчасына, Алан-Елга авыл зиратына өлешчә койма эшләнде.
Саба РСУ оешмасы көче белән, үзара салым акчасына, Шекше авыл зиратына койма эшләнә.
«Рамазан» ҖЧҖ оешмасы көче белән Алан-Елга авылында юл төзекләндерү эше башланды.
21 июнь көнне Шекше авыл җирлегендә "Хәтер шәме " акциясе оештырылды. Шекше авылы үзәгендә урнашкан обелиск янына авыл яшьләре чакырылган иде. Хәтер шәмнәре кабызылды һәм безнең герой-авылдашларыбызның күпсанлы исемнәре язылган обелиск янында, сугыш алып киткән ватандашлар турында истәлек буларак, чәчәкләр куелды.
Шекше авыл җирлегенең җаваплыгы чикләнгән «Яшел үлән” җәмгыятендә кыяр уңышы җыю дәвам итә.
Шекше авыл җирлеге биләмәсендә юлдагы чокырларны ремонтлау эше башкарылды
Шекше авыл җирлегенең агротуризм объектлары туристларны кабул итәргә әзер.
Шекше авыл җирлеге умарталыкларында бал кортларын карау буенча эш алып барыла.