ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Казан шәхәрендә Татнефть Аренада Шекше авыл җирлеге командасы “Сокол” –

Казан командасы «Унистрой»  дусларча хоккей уены уйнау дәвам итә. Уен счеты 7:6.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

       8 нче июнь көнне Шекше авылында Сабантуй гөрләде. Ел саен зур тырышлык белән оештырылучы бу бәйрәмгә быел да халык бердәм булып килде, читтән кайтучы кунаклар да күп иде. Бәйрәм Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән “ Бәйрәм флагы астында ” дип исемләнгән хореографик күренеш белән башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Р. Хәйртдинов, район хакимияте вәкиле  Д.Р.Габдерахмановның тәбрикләү сүзләреннән соң, мәйданга авыл хуҗалыгы алдынгылары чакырылды. “Игенче” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры А.З.Зарипов армый-талмый хезмәт куючы игенче-механизаторлар, терлекчеләргә, белгечләргә һәм башка хезмәтчәннәргә бүләкләр тапшырды. 2019 нчы елгы “Чәчү батыры” Махмутов Марсел һәм Газизов Динарлар исә, тәкә дә кабул итеп алды. Мәдәният хезмәткәрләре кыр батырына күпереп пешкән икмәк алып чыкты. Табын түрендә урын алучы бу нигъмәттән сабантуйга килгән халык та авыз итте.
Уен-ярышлар һәм авыл үзешчәннәре катнашында әзерләнгән концерт программасы бәйрәмнең дәвамы булды. Дина һәм Рафаэль Латыповлар һәм аның иҗатташ дуслары катнашындагы концерт җирле авыл хуҗалыгы җитәкчелеге тарафыннан халык өчен әзерләнгән тагын бер бәйрәм бүләге булды. 2019 нчы елгы Шекше сабан туеның баш батыры, Алан-Елга егете, Илгиз Шәймәрданов.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

29 май көнне Шекше авылында “Туган авылым Шекшем” (авторлары А.Мубаракова, Т.Низами) җырына клип төшерелде. Клипта Шекше авылы мәдәният йортының үзешчән коллективы һәм яшьләр катнашты. Җырны “Казан егетләре” группасы башкара.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

27
май, 2019 ел
дүшәмбе

25 май көнне Шекше төп мәктәбенең чыгарылыш класс укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Шекше мәктәбен 13 укучы тәмамлап чыкты.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

20
май, 2019 ел
дүшәмбе

18нче май көнне Саба район мәдәният йортында "Ел гаиләсе-2019" район бәйгесенең финалы узды. Әлеге чарада зона бәйгеләрендә катнашып җиңүгә ирешкән иң яхшы гаиләләр тәбрикләнде. Алар арасында Шекше авыл җирелегннән дә ике гаилә бар. Шекшедән Хөсәеновлар "Спорт сөюче гаилә" номинациясендә җиңү яуласа, Алан-Елга авылында 50 ел парлы тигез гомер кичергән Нәзировларга "Ихтирамга лаек гаилә" исеме бирелде.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

13
май, 2019 ел
дүшәмбе

Шекше авылында яшәүче Махмутов Рашат хуҗалыгында Шекше авыл җирлеге белән берлектә янгын сүндерү техникасы сафка бастырылды. Су сыйдырышлыгы 3,2 тонна.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

10
май, 2019 ел
җомга

8 май көнне Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче һәм Шекше төп мәктәбе коллективы белән берлектә “Дәхшәтле сугыш еллары геройлары” дип исемләнгән митинг-концерт оештырды. Әлеге чарага авыл халкы чакырылды. Район хакимияте вәкиле М.М. Багманов һәм Шекше авыл җирлеге башлыгы Р.Р. Хәйртдинов Бөек Җиңү көне белән тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Митингта сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган каһарманнар һәм Берлингача барып җитеп җиңү язын каршылаган ветераннарыбыз искә алынды, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары хөрмәтләнде.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

6
май, 2019 ел
дүшәмбе

4нче май көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре укучы балаларны “Җиңүле яз!” акциясенә алып чыкты. Әлеге чара барышында Алан-Елга һәм Шекше авылларында яшәүче тыл ветераннарына ТР Президенты Р.Н. Миңнехановның Бөек Җиңү көне белән тәбрикләү открыткалары һәм балалар кулы белән әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Әлеге акция инде берничә ел рәттән оештырыла, өлкәннәр балаларның килүен ел саен көтеп ала, алар истәлекләре белән уртаклаша һәм сугыш афәтенең башкача кабатланмавын тели.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Шекше авыл җирлеге  шимбә көнне, Казан шәһәрендә, авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Шекше авылында яңа күпер эшләнә башланды. Төзелеш эшен «БАЗОВЫЙ ПРОЕКТ» җәмгыяте башкара.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International