5 февраль көнне Шекше авылының мәдәният йортында Шекше авыл җирлеге халык җыены узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов катнашты. Авыл җирлеге бюджет учреждениеләре җитәкчеләре 2024 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар һәм 2025 елга планнары белән уртаклаштылар. Участок полиция инспекторы Ф.Ф. Хәбибуллин 2024 елда торак пункт территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча эшнең торышы, Саба һәм Теләче МР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге башлыгы подполковнигы А.Р.Галимуллин Саба муниципаль районында янгыннар белән бәйле хәлләр, гражданнарның торак секторында янгын куркынычсызлыгы таләпләре, урман хуҗалыгы участковые И.А.Зиннатуллин урманнарда янгын куркынычсызлыгы турында доклад белән чыгыш ясадылар. Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р.Р. 2024 елгы эшчәнлек буенча хисап тотты, 2025 елда үсеш планнары белән таныштырды.
Шекше авыл җирлегенең Сәрдә авылыннан ҖЧ “Игенче” җәмгыятендә сыер савучы Сабирҗанова Рушания Рәшит кызы "Ел хатын-кызы" республика зона бәйгесендә "Минем язмышым – минем һөнәрем" номинациясендә җиңүче булып танылды.
29 гыйнвар көнне Саба мәдәният йортында «Буыннар тарихы-гаилә ядкаре» фестиваленең йомгаклау концерты булып узды. Фестивальдә Шекше авыл җирлегеннән "Агачның тамыры-җирдә, безнең тамыр туган-ыруда" дип исемләнгән программа белән Әндәр нәселе чыгыш ясап 1 урын өчен Диплом белән бүләкләнде.
2 февраль көнне Шекше авыл җирлеге хоккей командасының 2025 елгы сезонда Саба муниципаль районының авыл җирлекләре ирләр командалары арасында район Чемпионатында чираттагы уеннары булып узды. Шекше авыл җирлеге Сокол хоккей командасы Явлаштау авыл җирлеге хоккей командасына 1:2 һәм Ястребы (Шемордан) хоккей командасына 1:5 исәбе белән җиңелде.
Саба районы мәдәният йортында узачак фестивальнең йомгаклау концертында Шекше авыл җирлегеннән "Агачның тамыры-җирдә, безнең тамыр туган-ыруда" дип исемләнгән программа белән Әндәр нәселе чыгыш ясый.
Шекше авыл җирлеге хоккей командасы 2025 елгы сезонда Саба муниципаль районының авыл җирлекләре ирләр командалары арасында Чемпионатында катнаша. 26 гыйнвар көнне Шекше авыл җирлеге Сокол хоккей командасы Игенче хоккей командасын 7:1, ә Эзмә хоккей командасын 3:0 исәбе белән җиңде.
Шекше авыл җирлеге бозында кунекмәләр
Алан-Елга авылында 80/20 программасы буенча төзелгән йорт файдалануга тапшырылды, төзүче оешма “Мелиорация-Сервис” ҖЧҖ.
Шекше авыл җирлеге “Иң яхшы Яңа ел чыршысын бизәү-2024” конкурсында авыл җирлекләре арасында 1 нче урын яулады.
Шекше Фельдшер-акушерлык пункты район күләмендә сәламәтлек саклау оешмалары арасында “Иң яхшы Яңа ел чыршысын бизәү» конкурсында 1 нче урын яулады