«САБА-АРЕНА» спорт мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан һәм физкультурачылар көненә багышланган фехтование буенча ату уены булып узды.
Күргәнегезчә, Байлар Сабасы бистәсен төзекләндерү эше ел дәвамында туктап тормый.
“Туган ягым - Байлар Сабасы” атналыгы кысаларында, МБМББУ Саба 1нче “Шатлык” балалар бакчасының зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән туган якка, туган төбәккә, туган илгә карата мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү максатыннан Саба буйлап экскурсия оештырылды.
2021 нче елнын 29-30 июль көннәрендә Югары Ослан районының “Свияга” ату үзәгендә стендлы ату буенча ир-атлар, хатын-кызлар һәм яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы кубогының 5 нче этабы булып узды.
27 июль көнне Байлар Сабасының 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасында Корбан бәйрәменә багышланган «Корбан ашы» чарасы үткәрелде.
Шәрифуллина Бибимәрфуга 1931нче елның 29нчы июлендә Саба районы Сатыш авылында Габдрахман абый белән Фәридә апа гаиләсендә туган.
Безнең Ватаныбызның мәдәни башкаласы – Санкт-Петербург шәһәрендә җәйге каникул көннәрендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Сәләтле балалар өчен интернат-мәктәбе» укучылары булып кайтты.
Бәйрәмгә кунакка эшләпә патшасы килде. Балалар Королевага баш киемнәре вариантларын ачыкларга булыштылар. Цилиндр, берет, салам эшләпәсе, фетр эшләпәсе, чепчик, панама, фуражка кебек баш киемнәре төрләрен ачыкладылар.
Чәчәкләр - бакчаның бизәге, матурлык, ямь бирүчеләр. Гимназиябез янында үсүче чәчәкләрнең төрлелегенә гаҗәпләнми карау мөмкин түгел. Укучылар моның чыннан да шулай икәнлеген беләләр, чөнки алар бу тәҗрибә участогында чәчәкләрне, яшелчәләрне, жиләк- җимешләрне үзләре үстерәлэр.
Җәйге сәламәтләндерү чоры-балаларны савыктыруга һәм физик үстерүгә юнәлдерелгән чаралар системасы гамәлгә ашырыла торган сезонлы вакыт кисеме. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның җәйге чорда саф һавада булуы балалар организмын ныгыта һәм чыныктыра, төрле яклап үсүгә уңай йогынты ясый.