2019 нчы елның 14 июлендә Урта Саба авылында "Балалар Сабантуе" бәйрәме узды. Бәйрәмне шигырьләр һәм җырлар белән ачып җибәрделәр. Балалар татар халык уеннары белән таныштылар: татар милли көрәше, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү, аркан тарту. Барлык уеннар да музыка астында узды. Күңелле уеннарда, эстафеталарда катнашу да балаларны сөендерде.
Байлар Сабасы бистәсендә төзелеш эшләре ел дәвамында туктап тормый. Шулай да аның иң кызган вакыты җәй айларына туры килә. Бу көннәрдә Байлар Сабасы бистәсендә халыктан җыелган җирле референдум акчасы хисабына Овражный тыкрыгында урнашкан автомобильләр һәм җәяүлеләр өчен күпер төзекләндерү эше тәмамланды.
Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче җирле халык һәм биредә үз эшчәнлеген алып баручы оешма, учреждение, предприятиеләр җирлек территориясендә Саба шәһәр җирлеге Советы тарафыннан 2017нче елның 7нче ноябрендә кабул ителгән 34нче номерлы “Саба шәһәр җирлегендә төзекләндерү кагыйдәләре”нә нигезләнеп эшли.
Халыкның тормыш-конкүреше яхшыра барган саен, аның көндәлек ихтыяҗлары да үзгәрә бара. Чиста һәм матур бистә урамнарының төзек булуы да алгы планга чыга.
2019нчы елның 8нче сентябрендә үтәчәк Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясенә әзерлек эшләре башланды.
Байлар Сабасы бистәсе урамнарында төзелеш эшләре ел дәвамында алып барыла. Шуңа да төзек һәм чиста бистәбездә кунаклар, тәҗрибә уртаклашырга килүчеләр бетеп тормый.
Байлар Сабасы бистәсендә халыктан җыелган җирле референдум акчасы хисабына Овражный тыкрыгында урнашкан автомобильләр һәм җәяүлеләр өчен күпер төзекләндерелә. Эшне “Балтасидорсервис” җәмгыяте эшчеләре башкара.
Районыбызда татар халкының милли гореф-гадәтләрен саклап калу өстендә күләмле эш алып барыла. Борынгыдан килгән традицияләрне киләчәк буыннарга да тапшыру – безнең мөһим бурыч. Сабантуй бәйрәме – үз хезмәтләрендә зур уңышларга ирешүчеләрне данлауны да, кыр батырларына хөрмәт күрсәтүне дә, җыр-бию, уен-көлкене дә үз эченә алган милли бәйрәмнәрнең берсе.
Изге Рамазан аеның соңгы көннәрендә Байлар Сабасының “Мотыйгулла” мәчетенә манара һәм ай куелды.
Байлар Сабасының З.Йосыпов урамында урнашкан Билгесез солдат һәйкәлен төзекләндерү эше башланды. Әлеге эш җирле референдум нәтиҗәләре буенча халыктан җыелган акча хисабына башкарыла.