Менделеевск муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кама таңнары» социаль приютында «Җиңү вакыты» АКБОның «Сәламәт бул» кислород фитобары» проектын тормышка ашыру дәвам итә. Ул гражданлык җәмгыятен үстерүгә республика гранты акчасына гамәлгә ашырыла.
Шушы көннәрдә «Үзгәрешләр җәе» ял мәйданчыгы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан дәресләр үткәрелде.
20 августта Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Алексей Шатков «көмеш» яшьтәге волонтер һәм мәктәп яшендәге приют тәрбияләнүчеләре белән берлектә спорт-сәламәтләндерү чарасы оештырды.
Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге социаль хезмәткәрләре «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен фин йөреше» социаль технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында физкультурачы көнен үткәрделәр.
Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инваспорт буенча «Россия флагы астында!» дип аталган спорт ярышлары оештырылды.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылары Болгарда узган ел саен үткәрелә торган танылган татар башкаручылары белән велоузышка кушылдылар.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Физкультурачылар көне оештырылды. Социаль хезмәт алучылар өчен төрле кызыклы программа әзерләделәр, бергәләп төсле плакат ясадылар.
Россиядә августның һәр икенче шимбәсендә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм хөрмәтенә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Сәламәт булу һәрвакыт яхшы» дигән спорт-сәламәтләндерү чаралары оештырылды.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар «Россия көче» бөтенроссия проекты кысаларында Болгар музей-тыюлыгы территориясендә узган велоузышка кушылдылар.
11 августта Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Физкультурачылар көне уңаеннан спорт-күңел ачу чарасы узды.