Алабуга муниципаль районында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә менталь тайпылышлары булган инвалидлар белән төрле яклап эш алып барыла. Бу эшчәнлектә сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү мөһим урынны алып тора.
Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә хезмәт алучыларның социаль активлыгын арттыру максатыннан Министрлык республика шахмат-шашка турниры уздыра.
13 февраль көнне Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ачык һавада «Күңелле стартлар» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Спорт бәйрәме сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга, коллективны берләштерүгә юнәлдерелгән.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «ГТО хәрәкәтенә кушыл» дигән мотивацион чара уздырылды. Чараның максаты – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында ГТО комплексы турында гомуми күзаллау һәм нормативлар тапшыруга мотивация формалаштыру.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасыннан өлкән яшьтәге гражданнар «Россия озын гомерлелеге» социаль хәйрия проектында катнашалар. Проект өлкәннәрнең көндәлек көнкүрешенә сәламәт яшәү рәвеше принципларын кертүгә, тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анастасия Ильина «Гомуми эш» проектыннан «Куркыныч чуму» дигән интерактив чара уздырды.
28 гыйнварда «Бомбей» боулинг-үзәгендә XXII Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче яшьләрнең спартакиадасы кысаларында боулинг буенча ел саен уздырыла торган турнир булды. Турнир 102 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Николаевич Канидиевка багышланган иде.
25 гыйнварда Минзәлә муниципаль районындагы «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «ОРВИ һәм гриппны профилактикалау» дигән чара узды.
Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре «Спорт хәрәкәте» Татарстан Республикасы инвалидларының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев ярдәме белән шашка һәм дартс буенча ярышлар оештырдылар. Чара сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан үткәрелде.
Наркоманияне профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская балигъ булмаганнар арасында «Гомуми эш» Бөтенроссия проектыннан «Никотин. Манипуляцияләү серләре» чарасы уздырды.