ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

7 декабрьдә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар инвалидлар өчен спартакиадада актив катнаштылар. Чара Кама Тамагы ш.т. п. «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында узды.


17
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

15 ноябрьдә Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Яраткан спорт төрең» дигән сәламәтлек сәгате узды. Чараны тәрбиячеләр Герман Миронов һәм Вера Нетребина үткәрде.


10
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Актив озын гомерлелек мәктәбе эшләвен дәвам итә. Мәктәптә катнашучылар өчен чираттагы дәрес 8 ноябрьдә үткәрелде. Социаль эш буенча белгеч белән берлектә хезмәт алучылар шәһәр паркында саф һавада иртәнге зарядка ясадылар.


2
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Юлия Иксанова «Алкогольнең балалар организмына йогынтысы» дигән темага чираттагы медицина сәгате уздырды.


27
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм» дигән бию флешмобы узды.


21
октябрь, 2022 ел
җомга

Наркоманияне һәм эчкечелекне профилактикалау кысаларында 19 октябрьдә «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Лариса Голдобина Лениногорск политехник көллияте базасында «Янәшәдәге куркынычлар турында» дигән чара үткәрде.


20
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Алевтина Коровина «Наркотиклар – явызлык, наркомания – бәла» дигән темага төркемле дәрес уздырды.


19
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

17 октябрь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Спорт наркотикларга каршы» дигән спорт чарасы уздырдылар. Ул наркоманияне профилактикалауга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.


13
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру буенча эш кысаларында 12 октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Тормышның тәме» дигән чара уздырды. Чараның максаты – гаиләдә микроклиматны яхшырту.

Кичә, 12 октябрь көнне, Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре «Спорт хәрәкәте» Татарстан Республикасы инвалидларының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев ярдәме белән шашка һәм дартс буенча ярышлар оештырдылар. Чара социаль хезмәт алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International