ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында социаль педагог Наталия Смелова мәктәп яшендәге балалар белән «Без тормышны сайлыйбыз» дигән акция үткәрде. Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, балигъ булмаганнар һәм өлкәннәр арасында наркоманияне һәм хокук бозуларны профилактикалау.

22 июнь көнне Әлмәт районында аноним наркоманнар клубы волонтерлары «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Баллы тормышның ачы җимешләре» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмәне җиде социаль хезмәт алучы тыңлады.


22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

20 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында акция үткәрде. Чара 10нчы социаль участокта оештырылган.


21
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Хәмер куллану нерв күзәнәкләренең җимерелүенә, бавыр циррозына, җенси функциянең кимүенә, май яңарышына, гастритка, җәрәхәткә, яман шешкә, бөер күзәнәкләренең һәлак булуына, кан тамырлары бозылуына туры китерә.


20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында наркотикларга каршы айлык кысаларында белгечләр «Наркотикларсыз тормыш» дигән темага мәгълүмат сәгате уздырганнар.


17
июнь, 2022 ел
җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында «Виктория» спорт мәктәбе вәкилләре белән көндезге бүлек очрашуы булды.

«Сәламәт булу – уңышлы булу!» яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру программасы кысаларында шушы көннәрдә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Наталия Кудряшова «Яшәү өчен белергә кирәк» дигән акция уздырды. Чара Халыкара наркотик чараларын явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган.


16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

14 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Марина Анисимова мәктәп яшендәге балалар белән Бөтендөнья кан доноры көненә багышланган «Тормыш тамчысы» дигән танып-белү чарасы үткәрде.


7
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Начар гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә, бигрәк тә балалар организмына тискәре йогынты ясавы билгеле. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән балигъ булмаган балалар арасында спорт ярышлары уздырганнар.


6
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

6 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен футбол буенча мастер-класс үткәрелде. Чара Махсус Олимпиада чараларына әзерлек кысаларында үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International