Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында көндезге төркемдә социаль хезмәт алучылар өчен «Җәйге уеннар» дигән чара уздырылды.
Россия геронтология фәнни-клиник үзәге «Өлкәннәр өчен төп физик күнегүләр җыентыгы» эшләгән. Җыентык өлкән яшьтәге гражданнар белән социаль эшләүгә юнәлдерелгән учреждениеләргә җибәрелде.
Кама Аланы һәм Чистай психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортлары карамагындагы социаль хезмәтләр алучылар өчен Кама Аланы спорт лагере базасында «Аҗаган» хәрби-патриотик уенын үткәрделәр.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында көн иртәнге зарядкадан башлана. Социаль хезмәтләр алучылар җитәкчелегендә медицина хезмәткәрләре музыка астында авыр булмаган күнегүләр эшлиләр.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 14 июль көнне Шәфкать туташы Юлия Иксанова «Витаминнар һәм аларның әһәмияте» дигән темага медицина сәгате үткәрде.
Яшүсмерләрдә үз сәламәтлегеңне саклап калу һәм ныгыту, тәмәке тартуның зыяны турында белемнәрне киңәйтү максаты белән 14 июль көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют педагог-психологы Наталья Конова мәктәп яшендәге балалар белән «Тәмәке төтененә «юк!» дигән акция үткәрде. Әлеге чарада 10 бала катнашты.
Җылы көннәр башлану белән Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларны чыныктыра башладылар. Моның өчен учреждениедә барлык шартлар да бар.
«Гомуми эш» Бөтенроссия проекты кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлнара Гыйззәтуллина 10 нчы социаль участокта «Герой юлы» дигән интерактив дәрес үткәрде. Дәреснең максатлары: эмоциональ һәм коммуникатив бозылуларны кисәтү, сәламәт яшәү рәвеше һәм сәламәтлек мөһимлеге турында уйлануларны активлаштыру, интернет-бәйлелекнең төп сәбәпләре, билгеләре һәм нәтиҗәләре белән танышу.
Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лиана Габидулина 6 июль көнне сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган викторина үткәрде.
Балигъ булмаганнар арасында социаль-тискәре күренешләрне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Алевтина Коровина «Тәмәке төтене кочагында» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. 3 нче социаль участокта узган дәрестә сигез балигъ булмаган бала катнашты.