ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2022 ел
җомга

Бүген Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече викторина элементлары белән дәрес үткәрде.


19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Сәламәт булу – уңышлы булу!» яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру программасы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Кудряшова Наталия 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең социаль участогында «Сәламәтлеккә шанс бир» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.


16
май, 2022 ел
дүшәмбе

13 май көнне Башкортостан Республикасының Октябрьский шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыру узды. Нормативларны тапшыруга Баулы шәһәреннән «Я СМОГУ» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү буенча автоном коммерцияле булмаган оешма да кушылды.


13
май, 2022 ел
җомга

12 май көнне Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен хокукый сәгать узды. Һәр баланың сәламәтлеген саклауга хокукы турында сөйләштеләр.


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Алевтина Коровина «Кояш, Һава һәм су» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. 3 нче социаль участокта узган дәрестә 13 балигъ булмаган бала катнашты.


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

13 апрель көнне Кукмара «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Күңелле стартлар» дип исемләнгән спорт ярышы булып узды. Чараның максаты – сәламәт яшәү рәвешен һәм актив ялны пропагандалау.

Яшел Үзән медицина училищесының волонтерлар-медиклары Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Сәламәтлек көне» дигән чара уздырдылар. 


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Кичә Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Күңелле стартлар» дип исемләнгән спорт чарасы узды.


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

9 нчы апрель көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар Григорий Горбунов һәм Наилә Гарипова шәфкать туташы белән берлектә «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Акция Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында уздырыла.

11 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен «Сәламәтлек минуты» дигән викторина үткәрелде. Чараның максаты – үз сәламәтлегеңә сакчыл караш һәм кеше тормышының кыйммәтләрен тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International