Кичә, 7 апрель көнне, Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында Аксубай районы «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары «10 000 адым» марафонында катнаштылар. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен чараны инструктор Лидия Альметкина үткәрде.
Ел саен 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан Министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле тематик чаралар үткәрелгән.
Халыкара спорт көне кысаларында Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Спорт – сәламәтлек нигезе» дигән девиз астында спорт бәйрәме узды. Чараның максаты булып сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, яшьтәшләр белән позитив аралашу күнекмәләрен формалаштыру торды.
Югары Ослан районының «Чемпион» спорт комплексында өстәл теннисы буенча спартакиада булып узды. Әлеге ярышларны ел саен «Россия пенсионерлар берлеге»нең Татарстан төбәк бүлеге оештыра.
5 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Начар гадәтләргә «юк» дип әйт» мини-тренингы узды. Чара наркомания, эчкечелек, тәмәке тартуны профилактикалауга, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
1 апрельдә «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәт алучылары Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәт тәндә – сәламәт рух» дигән спорт бәйрәме узган. Чараның максаты сәламәт яшәү рәвешенә гадәт формалаштыру, уртак уен гамәлләре барышында уңай эмоциональ кәеф булдыру иде.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек кысаларында «Спорт экспрессы» дигән чара узган.
Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, социаль хезмәтләр алучыларның социаль активлыгын арттыру максатыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Республика шахмат-шашка турниры үткәрә.
Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Анна Закирова 23 март көнне «Сәламәт гаилә серләре» дигән технологияне тормышка ашыру кысаларында дәрес үткәрде. Яшүсмерләр белән зарарлы гадәтләр һәм аларның организмга тискәре йогынтысы турында фикер алыштылар.