ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит» гомумроссия наркотикларга каршы акциясе кешеләрнең игътибарын наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга һәм аларны медицина максатларында булмаган куллануны профилактикалауга җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит» дигән Бөтенроссия акциясе кысаларында 22 мартта «Мин тормышны сайлыйм» дигән дәрес үткәрде. Әлеге чара балигъ булмаганнарның игътибарын бүгенге көндәге төп проблемаларның берсенә – наркоманиягә җәлеп итү максаты белән үткәрелде.


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

Минзәлә районы «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Спорт төрләре» дигән танып-белү спорт-сәламәтләндерү чарасы узды.


18
март, 2022 ел
җомга

«Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит» Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясе кысаларында 17 март көнне Менделеевск районының «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Сәламәтлек поезды» дигән танып-белү уены узды. Чараны социаль эш буенча белгеч М.А. Шкляева үткәрде.


15
март, 2022 ел
сишәмбе

Минзәлә муниципаль районы «Умырзая» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәмәке, алкоголь һәм наркотикларга тискәре караш профилактикалау буенча планны тормышка ашыру кысаларында «Зарарлы гадәтләр» тренингы уздырылды. Чараның максаты балаларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылуны формалаштыру иде.

Шушы көннәрдә «Сәламәт булу – уңышлы булу!» балалар һәм яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру программасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Наталия Кудряшова «Минем хисләр дөньясы» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.


11
март, 2022 ел
җомга

10 нчы март көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова 4 нче номерлы социаль участогында балигъ булмаганнар катнашында «Үзеңне алдарга бирмә» дигән темага чара уздырган. Чараның максаты – тәмәке тартуны профилактикалау һәм файдалы гадәтләр формалаштыру.

Балигъ булмаганнар арасында наркоманияне кисәтү кысаларында Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина «Тормышка – әйе дип әйтәбез!» дигән дәрес уздырды.


10
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен Теләче муниципаль районында спартакиада үткәрелә. Быел спартакиада Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узды. Спартакиада программасына чаңгы ярышлары, чаңгыда экстремаль ярышлар, аркан тарту, кул көрәше, мас-рестлинг, шахмат һәм башка спорт төрләре керде.


4
март, 2022 ел
җомга

Һава торышы вакытны саф һавада күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Марина Токмачева һәм Светлана Кирдина гаиләләргә чаңгыда урманга сәяхәт оештырганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International