1 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучыларга «Иммунитетны ничек ныгытырга» дигән темага видеолекция тәкъдим иттеләр.
2 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Скандинавия йөреше – сәламәтлекне ныгыту һәм саклау ысулы» дигән мастер-класс узды. Чараның максаты – йөрәк-кан тамырлары, сулыш системалары эшен яхшырту, дөрес осанка формалаштыруга ярдәм итү, чыдамлыкны үстерү.
Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә начар гадәтләрнең зыяны турында әңгәмә уздырганнар. Профилактик чарада яшүсмерләр яшендәге тәрбияләнүчеләр катнашты.
Арча шәһәре стадионында массакүләм чаңгы ярышлары узды. Әлеге чарада спортның бу төрен яратучы барлык теләүчеләр катнаша алды.
Чүпрәле муниципаль районында «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бассейн эшли. 5 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге тәрбияләнүчеләр һәр атна саен йөзү дәресләренә йөриләр.
Яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру программасы кысаларында Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаилә белән эшләү буенча белгеч Наталья Кудряшова балигъ булмаганнар белән төркемле дәрес үткәрде. Ул яшүсмерләрдә үз тормышы өчен җаваплылык хисен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирелә. «Хәрәкәт активлыгын үстерү (МАТР)» Махсус Олимпиаданың программасын тормышка ашыру кысаларында учреждениедә спорт-күңел ачу чарасы үткәрелде.
Наркоманияне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская «Төтен сере» дигән темага интерактив дәрес үткәрде. Чара балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен, тәмәке тартмаучы яшьләрнең кыйммәтләрен үстерүгә һәм ныгытуга юнәлдерелгән. Дәрестә 25 балигъ булмаган бала катнашты.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән атна саен сәламәт яшәү рәвешен алып бару күнекмәләрен формалаштыру буенча дәресләр уза. Чираттагы дәресләрдә хезмәт алучылар кулларга нокталы массаж ясарга өйрәнделәр.
10 февраль көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр һәм белгечләр Нагимова Э.И., Галимова Г.М., Кирамова Л.Ю., Савайтан Н.В., Локманова Г.В. өлкән яшьтәге балалар өчен «Балалар Олимпия уеннары» дигән танып-белү чарасы үткәрделәр.