9 февральдә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Син барысын да эшли аласың!» эшкә урнашу мөмкинлеге булмаган интеллект бозылулары, аутистик спектрлы тайпылышлары булган 18-40 яшьлек инвалидларны социаль адаптацияләү буенча инновацион программаны тормышка ашыру кысаларында «Сәламәтлек көне» дигән физкультура-сәламәтләндерү чарасы узган. Анда тугыз кеше катнашты.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шушы көннәрдә спорт сәгате узган. Чара Пекиндагы XXIV кышкы Олимпия уеннарына багышланды.
Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында саф һавада ярышлар узды. Социаль эш буенча белгеч Ирина Мөслимова һәм шәфкать туташлары Илүзә Нәҗмиева һәм Розалина Ишимбаева үз карамагындагылар өчен күңелле стартлар оештырдылар.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен спорт мастер-классы узды. «Баскетбол элементлары белән хәрәкәтчән уеннар» дигән дәрес Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары чараларына әзерлек кысаларында оештырылды.
12 февральдә РФ субъектлары территориясендә «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия чаңгы ярышын уздыру планлаштырылган. Ул бөтен ил буенча профессиональ спортчыларны һәм чаңгы спортын яратучыларны берләштерә.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Филсинә Гарәфиева «Сәламәтлек кайда кача» дигән танып-белү чарасы үткәрде. Дәреснең төп максаты – балаларда сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллау формалаштыру, үз сәламәтлегеңне кайгыртырга теләк тәрбияләү.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында кышкы паркка юл тоттылар.
Бүген, 24 гыйнвар көнне, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында скандинавия йөреше буенча чираттагы дәрес узды. Мондый чаралар карамактагыларның сәламәтлеген һәм яхшы кәефен сакларга мөмкинлек бирә.
20 гыйнвар көнне Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә йөрүче балалар өчен Башкарма комитет җитәкчесе Эмил Галиев инициативасы белән «Чаңгы чакыра» дигән чара үткәрелде.
Шушы көннәрдә Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә саф һавада спорт бәйрәме узган. Аны Махсус Олимпиаданың хәрәкәт активлыгы (МАТР) күнегүләре программасы буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында үткәрделәр.