Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының шәфкать туташы Гөлшат Җиһаншина cоциаль хезмәт алучылар белән түбән физик активлыкның зыяны турында әңгәмә үткәрде. Ул өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга аз хәрәкәтле яшәү рәвеше куркынычы нидә, бу нинди авыруларга китерергә мөмкин икәнлеге турында сөйләде.
10 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында социаль педагог Наталия Смелова мәктәп яшендәге балалар белән «Гадәтләр йөге» дигән дәрес үткәрде. Чараның максаты – үз-үзеңне анализлау күнекмәләрен камилләштерү һәм начар гадәтләрдән арынуның кулай ысулларын эзләү.
6 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Венера Якупова уен программасы үткәрде. Әлеге чарада мәктәп яшендәге 11 бала катнашты.