ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Күбрәк хәрәкәт ит – озаграк яшәрсең» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Чараның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту.


17
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Мария Исаева һәм волонтерлар «Мифлар һәм чынбарлык» акциясен оештырдылар. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.


12
июль, 2024 ел
җомга

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Һәркем өчен спорт» проекты кысаларында яңа урам спорт мәйданчыгы җиһазландырылган. Хәзер анда спорт-сәламәтләндерү чаралары уза. Мәсәлән, интернат-йорт хезмәткәрләре үз карамагындагылар өчен саф һавада зарядка һәм спорт эстафетасы оештырды.

11 июльдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Аеклык – көчле кешеләр сайлаган юл» темасына профилактика сәгате үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.


28
июнь, 2024 ел
җомга

27 июньдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль хезмәтләр алучы өлкәннәр белән социаль ятимлекне профилактикалау буенча әңгәмә үткәрде.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Без бергә наркотикларга каршы!» акциясендә катнаштылар.

Югары Ослан районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган чара уздырдылар. 3 нче социаль участокта гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар өчен наркотикларга каршы акция үткәрделәр.


27
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

26 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар катнашында шашка һәм дартс буенча турнир узды. Чараны учреждение белгечләре, «Спорт хәрәкәте» Татарстан Республикасы инвалидларның региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев һәм «Динамо» шәһәр советы үткәрде.

26 июньдә Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә «Наркотикларсыз тормыш» дигән наркотикларга каршы айлыкка кушылдылар.


24
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

23 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Халыкара Олимпия көне» түгәрәк өстәле һәм спорт бәйрәме узды. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International