Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Әти, әни, мин – спорт гаиләсе» дигән гаилә бәйрәме булып узды. Чарада ведомствоара исәптә торучы гаиләләр катнашты. Оештыручылар әйтүенчә, барлык гаилә әгъзалары сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш, ә ата-аналар үз балалары өчен үрнәк булып тора.
Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Эшкә велосипедта» бөтенроссия акциясенә кушылды.
Мини-футболны популярлаштыру һәм психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортларда яшәүче социаль хезмәтләр алучылар арасында актив яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы июнь аенда мини-футбол буенча ачык турнир үткәрә.
19 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре шашка һәм дартс буенча ярышлар үткәрделәр. Чара Татарстан Республикасының «Спорт хәрәкәте» инвалидлар региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев һәм «Динамо» шәһәр советы ярдәмендә оештырылды. Турнир социаль хезмәтләр алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләштеләр. 5 нче социаль участокта гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Лиана Габидулина «Сәламәтлек юллары» дигән викторина үткәрде.
Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә хезмәт алучыларның социаль активлыгын арттыру максатыннан Министрлык республика шахмат-шашка турниры уздыра.
Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова «Мәкерле сәламәтлекне бозучылар» дигән мәгълүмати сәгать үткәрде.
Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә хезмәт алучыларның социаль активлыгын арттыру максатыннан Министрлык республика шахмат-шашка турниры уздыра.
Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен көн саен сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру буенча чаралар үткәрелә.
1 март көнне Лениногорск муниципаль районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Без – сәламәт буын» акциясен үткәрде.