Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Без куркынычсызлык яклы» дигән акция уздырды. Акциянең төп максаты балалар катнашындагы юл-транспорт имгәнү проблемасына игътибарны җәлеп итү иде.
7 февральдә Алексеевск районының Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында балалар катнашында юл-транспорт җәрәхәтләрен булдырмау максатыннан «Игътибар, юл!» акциясе узды. Аны приютта тәрбияләнүчеләр һәм тәрбияче Гөлшат Җаббарова оештырды.
Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары 12 нче мәктәпнең яшь юл инспекторлары белән бергә уртак акция үткәрделәр. Чара дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ җитәкчелегендә оештырылды.
Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безнең ярдәмче светофор» исемле танып белү чарасы узды.
тарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәткәрләр Дәүләт автоинспекциясенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Ландыш Фәрхетдинова белән очрашты.
11 декабрьдә «Юл хәрәкәте иминлеге» профилактик акциясе кысаларында Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Без юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтибез» дигән чара үткәрелде. Анда балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Лениногорск районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Регина Фомина «Балачак куркынычсызлыгы – 2024» акциясе кысаларында социаль хезмәт алучыларның балалары белән «Юлда куркынычсызлык» темасына әңгәмә үткәрде.
Бүген Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме яшьләре өчен «Юлда куркынычсызлык» темасына дәрес үткәрделәр.
13 ноябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Наталья Королева тәрбияләнүчеләр белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара үткәрде.
16 октябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы балигъ булмаганнар белән «Һәркем өчен юл йөрү кагыйдәләре бар» дигән уен үткәрде.