ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру чараларын гамәлгә ашыру кысаларында 1 ноябрьдә Менделеевск муниципаль районындагы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Юл йөрү кагыйдәләрен бел һәм сакла» дигән чара узды. Аны «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Мәликә Халикулова белән берлектә үткәрделәр.


4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре даими рәвештә социаль хезмәт алучылар белән «Куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе кысаларында дәресләр үткәрәләр. 


2
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Актив озын гомерлелек» клубы катнашучылары белән «Күренеп тор» чарасы оештырылды.


29
сентябрь, 2023 ел
җомга

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр белән ЮХИДИнең җирле бүлеге белгече юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде.


19
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Махсус транспорт» дигән юл йөрү кагыйдәләре буенча тематик дәрес уздырдылар.


1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Лаеш районы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә беренче мәктәп кыңгыравы бәйрәме булып узды. Традиция буенча, Белем көнендә үзәк тәрбияләнүчеләрен котларга әкият һәм мультфильм геройлары килде. Алар балаларга конкурслар, уеннар, табышмаклар тәкъдим иттеләр.


17
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Балалар өчен өстәмә белем бирү үзәгендә булдылар.


7
август, 2023 ел
дүшәмбе

Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара светофор көне кысаларында «Кызыл, сары, яшел» уены үткәрелде.


25
июль, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен Ольга Фролова һәм Елена Тарасова «Минем имин җәй» дигән танып белү чарасы үткәрделәр. 


6
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Тәтеш районы территориясендә яшәүче гаиләләргә ведомствоара чыгулар «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан атна саен оештырыла. Торак биналарда янгын куркынычсызлыгын, балигъ булмаган балаларга карата ата-ана бурычларын үтәүне, азык-төлек, беренче кирәкле чаралар булуны контрольдә тоту чараларның бурычы булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International