7 декабрьдә «Тәтеш балкышы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Без бергә» дигән интерактив чара уздырдылар. Чарада шулай ук 2 нче санлы Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Зебрики» яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды катнашты.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә юл грамоталылыгы сәгате узды. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина кышкы чорда урамда һәм юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Шулай ук ул Дәүләт автоинспекциясе белгечләренең эше белән таныштырды һәм балаларның сорауларына җавап бирде.
Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безнең урамнарда» дигән темага балалар белән очрашу узды. Чара Яр Чаллы шәһәрендә «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ территориаль идарәсенең профилактика бүлеге белән берлектә уздырылды.
Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Фәния Гайнетдинова, Ләйсән Хөсәенова, яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән берлектә, Теләче авылының үзәк урамында акция үткәрделәр.
Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне пропагандалауга һәм урамнарда һәм юлларда куркынычсыз тәртип күнекмәләренә зур игътибар бирелә.
2 нче ноябрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү буенча «Көзге юл үзенчәлекләре» дигән чара узды.
Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәмнең мөһим юнәлеше – тәрбия, белем бирү, профилактика характерына ия булган ял оештыру.
Автомобиль йөртүчеләр көнен бәйрәм итү уңаеннан Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Алга, машина йөртүче» дигән чара узды.
25 октябрьдә «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре һәм Биектау районы мәдәният волонтерлары «Балалар куркынычсызлыгы» дигән тренинг уздырдылар.
18 октябрьдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге тору төркеменең чираттагы дәресенә ЮХИДИ инспекторы чакырылган иде. Чараның максаты юл хәрәкәте иминлеге турында күзаллау, урамда ориентлашу күнекмәләрен формалаштыру иде.