Кичә Лаеш шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе белгечләре булып китте.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалтдинова оештырган чара булды.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре үзәк паркта «Юлда куркынычсызлык әлифбасы» дигән дәрес үткәрделәр.
Яшь инвалидларны урамда, җәмәгать транспортында, юлда үз-үзләрен куркынычсыз тотарга өйрәтү социаль-мохиткә җайлашуның төп бурычларыннан берсе булып тора.
Халыкара светофор көненә багышланган чаралар кысаларында Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Лия Ильина җитәкләгән «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе волонтерлары белән иҗади очрашу узды. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ бүлекчәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова белән бергә волонтер балалар мастер-класс үткәрделәр.
Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә юл йөрү кагыйдәләре буенча чара узды.
Чистайның «Юлдаш» интернат-йорты карамагындагылар белән социаль тернәкләндерү буенча белгеч Дарья Леонова «Җәяүлеләр һәм инвалид коляскасыннан файдаланучылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре» темасына мәгълүмат сәгате үткәрде.
Бүген Лаеш шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә Лаеш районының «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре килде.
Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Юл хаталарны кичерми» дигән профилактик чара уздырдылар.
Балалар травматизмын профилактикалау буенча «Балачак куркынычсызлыгы» акциясе кысаларында Алексеевск районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены үткәрделәр.