«Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында экскурсия оештырды. Россиядә Сатыш авылында урнашкан бердәнбер интерактив мәдрәсә тарихы музеена мавыктыргыч һәм танып белү сәяхәте.
1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмдә өлкән буынга хөрмәт, ихтирам һәм рәхмәт белдерелә. Бу кешеләр җилкәсендә-зур тормыш, зирәклек һәм бай тәҗрибә. Алар-яшь буын өчен таяныч һәм ярдәм, балалар һәм оныклар өчен тугры ярдәмчеләр.
«Дисциплина һәм дәрескә өйрәтүнең уен алымнары»
Ел саен сентябрьнең соңгы якшәмбесендә Халыкара саңгыраулар көне үткәрелә.
Ел саен сентябрьнең соңгы якшәмбесендә Халыкара саңгыраулар көне үткәрелә.
Спортинг- компакт ярышлары буенча Татарстан Республикасы Кубогының 8 нче этабы
«Террорга каршы бергәләп» рәсем күргәзмәсе
Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында "Аргамак" картодромында «Милләтләр кроссы – 2024» спорт чарасы узды. Ярышларда директор Н.И. Дәүләтшин җитәкчелегендә Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре актив катнашты.
Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре «Кабак бәйрәме-2024» иҗат фестивалендә катнаштылар.
Фестивальгә кабактан матур композицияләр һәм төрле тәмле әйберләр әзерләнде. Ашамлыкларның иң мөһиме «Кабактан Бәлеш» иде.
Шулай ук фотозона оештырылды, анда кунаклар истәлеккә фотосурәтләр ясый алдылар. Безнең оешма иң матур фотозона өчен өченче дәрәҗә дипломы алды.