2нче апрель көнне Байлар Сабасы бистәсенең “Аргамак” картодромы территориясендә авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе үткәрелде.
2нче апрель көнне Байлар Сабасы бистәсендә авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе үткәрелә. Ярминкә иртәнге 8дә “Аргамак” картодромы территориясендә башлана.
Кышкы салкын көннәрдән соң күк йөзен балкытып, җирне җылытып, җаннарны иркәләүче кояшның нурлары безгә Нәүрүз бәйрәмен алып килә. Узган ял көнендә – 27нче мартта бистә халкы да әлеге матур бәйрәмне каршыларга район мәдәният йорты каршындагы мәйданга җыелды.
25 нче март көнне Байлар Сабасы бистәсенең сәләтле балалар мәктәбендә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен балаларга өйрәтү максатыннан "Нәүрүз бәйрәме" үткәрелде.
22 март көнне район китапханәчеләре Урта Саба клубы мөдире белән берлектә "Мин кулыма китап алам" проекты кысаларында, экология буенча интеллектуаль уен үткәрделәр.
Сабаның 2 нче номерлы «Әллуки» балалар бакчасында зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр арасында юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина узды.
2022 нче елда "Saba BalaHoner" проекты үз мөмкинлекләрен киңәйтте, яңа станцияләр эшли башлады.
2022 нче елның 11нче февралендә Саба шәһәр җирлегендә яшәүче гражданнарның 2021нче ел йомгаклары буенча җыелышы булып узды. Җыелышта район башлыгы Р.Н.Минниханов, аның урынбасары Р.Р.Закирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе М.Р.Ишниязов, оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.
Урамнарның төрлесе була: озыны, кыскасы, мәгънәле исемлесе, бердәм халыклысы, дошманлашып яшәүчесе, күршесенең кем икәнен дә белмәүчесе... Байлар Сабасының данлыклы язучы Гомәр Бәширов исемен йөртүче урамында яшәүчеләрне исә дуслык берләштерә. Җәен Сабантуй бәйрәме алдыннан урамнарында бирнә җыю эшен югары дәрәҗәдә башкарып чыккан иде инде алар. Менә чираттагысы кышкы Сабантуй дип аталды.
2022нче елның январь ае да узып бара. Инде алдан хәбәр ителгәнчә, Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче гражданнарның 2022нче ел өчен үзара салым акчасын җыеп бетерү срогы, Нигезләмә буенча, 1нче февральгә кадәр.