Кечкенәдән балаларда туган телгә, гореф-гадәтләренә, җырларына, биюләренә, халкыбызның уеннарына карата кызыксыну тәрбияләү бик мөһим. Шушы максатны күздә тотып, Саба 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында «Туган тел» атналыгын күңелле итеп үткәрделәр.
Билгеле булганча, Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче гражданнарның 2022нче ел өчен үзара салым акчасын җыю буенча үткәрелгән җыелышларның йомгаклау карары нигезендә, ачык тавыш бирү юлы белән, бистәне төзекләндерү өчен һәр балигъ булган кешедән 300 сум акча җыюга ризалык бирелде.
Календарьда – декабрь, кар катламы юка булса да, күңелләрдә Яңа 2022нче елга аяк басарга ерак калмады дигән уй.
Яңа ел – ул балалар да, өлкәннәр дә көтеп һәм сагынып ала торган бәйрәм. Бүгеннән башлап бистәдә урнашкан оешма, предприятие һәм учреждениеләр барысы да бердәм үз территорияләрен бизәү эшенә тотынды.
Саба шәһәр җирлеге башлыгы карары нигезендә, Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче гражданнарның 2022нче ел өчен үзара салым акчасын җыю буенча оешма, предприятие һәм учреждениеләрдә җыелышлар үткәрелде.
Бүген, 30 ноябрь көнне, Саба районының Байлар Сабасының «Балачак» балалар бакчасында Саба районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә полилингваль белем бирү» темасына онлайн-вебинар узды.
“САБА-АРЕНА” спорт мәктәбе спортчылары өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә лаеклы чыгыш ясадылар.
Юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан, Сабаның 5нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында җәяүлеләр катнашында профилактик эш алып барыла.
Байлар Сабасының 1нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасының матур итеп, бәйрәмчә бизәлгән музыка залында 27 сентябрь көнне мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирүче хезмәткәрләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Халыктан алынган күпсанлы мөрәҗәгатьләр буенча, язын һәм көзен Байлар Сабасы бистәсендә авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе үткәрү гадәткә керде.