2021нче елның 16нчы февралендә Саба шәһәр җирлегендә яшәүче гражданнарның 2020нче ел йомгаклары буенча җыелышы булып узды. Җыелышта район башлыгы Р.Н.Минниханов, аның урынбасары Р.Р.Закирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе М.Р.Ишниязов, оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.
Бу көннәрдә Байлар Сабасында яшәүче Мулләхмәтова Нурзидә Шаһидулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.
Чишмәләр – яшәү чыганагы, шуңа да соңгы вакытта бистәбездә чишмәләрне төзекләндерүгә зур игътибар бирелә.
2021нче елның гыйнвар аенда үзләренең матур юбилейларын билгеләп үтүчеләр аз түгел. Шуларның иң хөрмәткә лаеклылары - 90 яшькә килеп җитүчеләр.
Яңа ел башлана да бетә, ак карлы кыш та килә дә китә, ә менә үзләренең гомер юлларын безгә үрнәк булырлык итеп үткән, һәр туган көнгә сөенеп гомер итүче ак әбиләребез безнең янәшәдә яши.
Байлар Сабасы бистәсенең халык телендә “Кәли чишмәсе” дип йөртелүче чишмәсендә күләмле төзекләндерү эшләре башкарылу турында хәбәр иткән идек инде.
Бу көннәрдә Байлар Сабасында өченче мәчет төзелеше бара.
“Ямьле Саба” яр буе зонасында урнашкан Сабинка елгасы яр буен төзекләндерү эше дәвам итә.
Байлар Сабасы бистәсенең балалар бакчаларында Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре тәмамланып килә.
Билгеле булганча, Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче гражданнарның 2021нче ел өчен үзара салым акчасын җыю буенча үткәрелгән җыелышларның йомгаклау карары нигезендә, ачык тавыш бирү юлы белән, бистәне төзекләндерү өчен һәр балигъ булган кешедән 300 сум акча җыюга ризалык бирелде. Аның нигезендә халыктан әлеге акчаны җыю эше бара.