“Ямьле Саба” яр буе зонасында төзелеш эшләре тынып тормый.
Башка еллардан аермалы буларак, быел район үзәгендә үз эшчәнлеген алып баручы оешма, учреждение, предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадыннан соң, күмәкләп агач утырту эшенә җыелдылар.
Һава торышы безне җылы көннәре белән сөендермәсә дә, бистәдә хезмәт өмәләре гөрли.
Закир Йосыпов урамы, 30 нчы йорт адресы буенча урнашкан район туган якны өйрәнү музееның яңа бинасында ремонт-реставрация эшләре дәвам итә.
Бистәдә урнашкан оешма, учреждение, предприятиеләрдә эшләүчеләр, шимбә көн өмәләрен көтеп тормыйча, эштән буш вакытларында үз территорияләрен чистарту эшен алып баралар.
Оешма, учреждение, предприятиеләрдә эшләүчеләр белән беррәттән, бистәдә яшәүче һәркем яшәгән җиребезнең чиста һәм матур булуына үзенең өлешен кертергә тырыша.
Приближается День Победы, который жители нашей страны ежегодно отмечают с большим размахом
Эштән арып кайткач, бистә халкына ял итәргә, саф һава суларга, аралашырга һәм спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр күп бездә
Байлар Сабасы бистәсе көннән-көн шәһәрләшә бара. Бу көннәрдә урамнарда “шәһәрчә” чүп салу контейнерлары урнаштырыла башлады.
Саба бистәсенең 3 нче номерлы “Шоколад” балалар бакчасында, «ЭКОяз – 2022» акциясе кысаларында, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә, балалар һәм ата-аналар белән төрле акцияләр, чаралар үткәрелә.