«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында, тормыш сыйфатын яхшырту, өлкән яшьтәге гражданнарның актив озын гомерлелек чорын арттыру максатыннан, Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гарденотерапия» технологиясе кулланыла.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны планлы диспансерлаштыруга, профилактик тикшерүләргә һәм вакцинациягә медицина оешмаларына китерү эше оештырылган.
Апрель аенда Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән очрашу узды. Коллегалар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Үз-үзең булып калу» технологиясен кертү турында фикер алыштылар.
19 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Фикерләүне үстерүнең нәтиҗәле методикалары» дигән чара узды. Ул өлкән яшьтә интеллектуаль активлыкны саклауга юнәлдерелгән.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Өлкән буын» региональ проектын тормышка ашыру кысаларында 1 нче урта мәктәп волонтерлары спорт чарасы үткәрделәр.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече «Күз өчен гимнастика» технологиясе буенча социаль хезмәтләр алучылар белән эшли.
«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Зәй үзәк район хастаханәсе белән берлектә авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыру максатында медицина оешмаларына китерү буенча уртак эш алып бара. Чаралар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында башкарыла.
«Демография» федераль проектының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Теләче районы үзәк хастаханәсе белән берлектә, 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын медицина учреждениеләренә җиткерү эшен уңышлы дәвам итә.
Тәтеш районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында диспансерлаштыру үткәрү өчен медицина оешмасына китерү эше дәвам итә.
Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру, профилактик тикшерү, авыру буенча мөрәҗәгать итү өчен район үзәк хастаханәсенә илтүне дәвам итә.