2022 елның 18 маена республиканың медицина оешмаларына 25 474 татарстанлы китерелгән, шул исәптән 16 673 кеше диспансерлаштыруга һәм профилактик тикшерүләргә.
Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру, медицина тикшеренүләре, өстәмә скрининглар үтү өчен үзәк район хастаханәсенә илтә.
Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре озак вакытлы карау системасына кертелгән гражданнарга социаль пакет кысаларында бушлай хезмәт күрсәтәләр. Бу «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйдә социаль хезмәт алучылар белән социаль-тернәкләндерү чаралары уздыра.
2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.
Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм үзәк район хастаханәсе «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру максатыннан авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү эшен дәвам итәләр.
2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында һәр пәнҗешәмбе «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе»ндә укулар оештырыла. Дәресләр махсус җиһазландырылган кабинетта тернәкләндерүнең техник чараларын кулланып уза.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән шәхси дәресләр үткәрелә. Чаралар өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга, аларның көнкүреш һәм иҗтимагый җайлашуына юнәлдерелгән.