1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Бу үз белемнәрен һәм хезмәтләрен безнең уртак киләчәгебезгә куйган һәркемгә рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерү өчен менә дигән көн.
Бу хакта бүген Халыкара өлкәннәр көненә багышланган брифингта министр Эльмира Зарипова сөйләде.
Лениногорск районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмасына китерү буенча «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты чаралары «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, үзәк район хастаханәсе һәм медицина-санитария бүлеге белән гамәлгә ашырыла.
Өлкән яшьтәге гражданнарны ел саен карап чыгу профилактик эш алып баруга һәм гражданнарның социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыгын ачыклауга юнәлдерелгән мөһим социаль ярдәм чарасы булып тора. Бу эш «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында башкарыла.
Техник тернәкләндерү чаралары – инвалидлык һәм тормыш эшчәнлегенең башка чикләүләре булган кешеләрнең көндәлек тормышын җиңеләйтү чаралары. Махсус җиһазлар кешеләргә үзләрен мөстәкыйль, мобиль, ышанычлырак хис итәргә мөмкинлек бирә.
«Гаилә» илкүләм проектының бер өлеше булган «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре «Китап терапиясе» технологиясен кулланалар.
Балтач районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмасына китерү буенча «Гаилә» илкүләм проекты чаралары дәвам итә. Аларны район үзәк хастаханәсе һәм «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге үткәрә.
Югары Ослан районында «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмасына диспансерлаштыру һәм тикшерү өчен китерү буенча чаралар үткәрелә. Социаль хезмәтне Югары Ослан үзәк район хастаханәсе белән берлектә «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге күрсәтә.
«Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Актив озын гомерлелек» программасы буенча Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларны сынау «Олимп» спорт мәктәбе территориясендә узды.
«Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтүне дәвам итә.