ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

12 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары «Безнең куркынычсыз Интернет» мәгълүмати-уен сәгатендә катнаштылар.


9
февраль, 2024 ел
җомга

Интернет-куркынычсызлык буенча чираттагы профилактик эш кысаларында Буа шәһәренең «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Мәгълүмати куркынычсызлык галактикасы» өстәл уенын кулланып чара үткәрде. Анда «Преодоление» клубыннан балалар катнашты.


19
гыйнвар, 2024 ел
җомга

17 гыйнварда Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәт алучылар интернет-иминлек темасына өстәл уены уйнадылар.


16
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

15 гыйнварда Бөгелмә шәһәрендәге мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Интернетта куркынычсызлык нигезләре» дигән танып белү чарасы үткәрелде.


15
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Социаль куркыныч хәлдә булган, профилактика системасы органнарында исәптә торучы гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны контрольдә тоту максатыннан Кайбыч районында каникуллар вакытында ведомствоара рейдлар оештырылды. Чарада «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре дә катнашты.

Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен шәхси мобильлек чараларында куркынычсыз хәрәкәт итү турында видеоролик карау һәм фикер алышу оештырылды.


21
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Балачак иминлеге» акциясенең кышкы этабы кысаларында шушы көннәрдә Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар белән профилактик дәрес үткәрделәр.


20
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ольга Газетдинова автомеханика факультеты укучылары белән заманча мәгълүмат-телекоммуникация мохитендә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән дәрес үткәрде.


12
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр белән юрисконсульт Ксения Хваткова профилактик әңгәмә үткәрде. Ул социаль хезмәт алучыларга мошенниклыкның төп төрләре турында сөйләде, җинаятьчеләр корбаны булмау, акчаларны саклап калу турында киңәшләр бирде.


17
ноябрь, 2023 ел
җомга

Социаль хезмәтләр алучыларны социаль челтәрләрдә куркынычсыз аралашырга өйрәтәләр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International