Лениногорск районында «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Зилә Мөдәрисова балигъ булмаганнар һәм өлкәннәр белән мәгълүмати әңгәмә үткәрде. Шикле предметка тап булганда эш итү алгоритмы турында фикер алыштылар.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар кеше тормышына сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән чарада катнаштылар.
Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән мәгълүмати эш алып баралар.
6 апрельдә Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Таныш булмаган кешеләр белән ничек аралашырга» дигән темага куркынычсызлык дәресе үткәрелде.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Автозавод районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар өчен урамында куркынычсыз тәртип кагыйдәләре буенча уен-сәяхәт оештырдылар. Яшь катнашучылар транспортта, юлда, торак йортларның подъездларында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.
28 мартта ветераннар, пенсионерлар һәм инвалидларның берьюлы берничә иҗтимагый оешмасы урнашкан Мәдәни мирас йортында Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Мин яшәгән йорт. Өйдә куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән практик дәрес оештырдылар. Чарада инвалидлык сәбәпле эшкә урнаша алмаган көндезге тору төркеме яшьләре катнашты.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларга «Куркыныч хәлләр. Урамда таныш булмаган кешеләр белән ничек мөгамәлә итәргә» дигән презентация күрсәттеләр.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтүгә һәм куркынычсыз тотыш күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән чара узды.
5 март көнне Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Марина Сәгыйдуллина «Минем дустым – Интернет» дигән рәсем конкурсы уздырды. Чара балаларның интернет-грамоталылыгын арттыруга, Интернеттан һәм мобиль элемтәдән куркынычсыз файдалану күнекмәләрен үстерүгә, шулай ук укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.
Халыкара куркынычсыз Интернет көне кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы 1 нче номерлы социаль участокта тренинг дәресе үткәрде. Чарада 53 балигъ булмаган бала катнашты. Алар белән Интернетка бәйлелектән ничек сакланырга икәнлеге турында сөйләштеләр.