ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә кораллы кеше үтеп кергән очракта персоналның гамәлләрен кабатлау буенча өйрәнүләр уздырылды. Чарага әзерлек РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән берлектә, башка күзәтчелек органнарын җәлеп итеп башкарылды.


11
ноябрь, 2022 ел
җомга

Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безнең куркынычсызлык кагыйдәләре. Шәхси куркынычсызлык» дигән танып белү викторинасы узды. Чараның максаты – балаларның тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булган хәлләр турындагы белемнәрен ныгыту.


20
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләргә янгын вакытында нишләргә һәм ничек террор корбаны булмаска сөйләделәр.


8
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова 6нчы социаль участокта «Юл хәрәкәте билгеләрен Һәрвакыт истә тот» дигән уен уздырган. Анда балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм район халкы катнашты.


11
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Телефон җинаятьчелеге» дигән викторина узды. Чара заманча элемтә чараларын кулланып җинаятьчелек профилактикасына юнәлдерелгән.


8
июль, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына багышланган чаралар кысаларында Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Виртуаль дөнья» дигән темага мәгълүмати сәгать узды. Дәрес балаларда Интернетта куркынычсыз тотыш турында төшенчәләрне формалаштыру максаты белән оештырылды.


5
июль, 2022 ел
сишәмбе

4 июль көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Наталья Мулюкина һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспектор Сергей Волков күп балалы гаиләләргә профилактик рейд оештырдылар.


24
июнь, 2022 ел
җомга

23 июнь көнне яшенле һәм ураган вакытында балаларның куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру максатыннан Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында танып-белү дәресе үткәрелде.


21
июнь, 2022 ел
сишәмбе

«Цифрлы гигиена» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Ольга Бывальцева «Киберкуркынычсызлык һәм цифрлы грамоталылык» дигән дәрес үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.


9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль педагоглары «Яшүсмер – 2022» ведомствоара профилактик операциясе кысаларында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балигъ булмаган балаларның җәйге мәшгульлеген оештыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы тормышка ашырыла. Балаларның җәйге ялы буенча шәхси юл карталары төзелде. Аларның мәшгульлеген оештыру яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, мәдәният һәм мәгариф бүлекләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, территориаль җәмәгать үзидарәләре, авыл җирлекләре белән берлектә тормышка ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International