ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

«Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторлары Ләйсән Суниева һәм Ирина Кожевникова «Балачакның игелекле юлы» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Чара балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, куркынычсыз тәртип күнекмәләрен ныгыту максатыннан оештырылды.


16
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Өлкән кешеләрнең иминлеге – бүгенге көн өстенлекләренең берсе. Социаль хезмәтләр алучылар, хезмәткәрләрнең барлык тырышуларына карамастан, алдакчыларның корбаны булырга мөмкин. Моны кисәтү өчен Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы эшләнгән.


21
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясе кысаларында социаль педагог Елена Макарова «100% куркынычсызлык» дигән уен-викторина үткәрде. Чара балалар өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлау, игътибар һәм күзәтүчәнлекне үстерү максатыннан оештырылды.


18
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Менделеевск районы «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Стоп! Җинаятьчеләр!» дигән темага мәгълүмат сәгате уздырды. Чара социаль хезмәтләр алучыларны җинаятьчелек төрләре белән таныштыруга һәм хезмәт күрсәтүчеләргә карата хокукка каршы гамәлләр булдырмауга юнәлдерелгән.


10
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Яңа ел каникуллары вакытында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Виктор Лифанов мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән куркыныч хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International