ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләренең эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатында 9–13 сентябрьдә Министрлыкның Республика ресурс үзәге базасында «Интернет челтәре ресурсларыннан имин файдалану: төшенчә, куркынычлар, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.


12
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкның иминлеген арттыруга юнәлдерелгән актив мәгълүмати эшен дәвам итә. Әлеге эшчәнлек кысаларында кешеләрнең игътибарын шәхси куркынычсызлык мәсьәләләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән һәм гадәттән тыш хәлләр, һәлакәтләр һәм янгыннар, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр санын киметүгә юнәлдерелгән мультимедиа продукция эшләнгән.

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен «Интернетта куркынычсыз тәртип кагыйдәләре» дигән танып-белү дәресе үткәрелде. Үзәктә тәрбияләнүчеләр потенциаль куркынычлар, алардан саклану юллары, интернет-бәйлелек проблемасы, социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр.


6
сентябрь, 2024 ел
җомга

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең ММЧ белән элемтә буенча инспекторы Надежда Назарова белән чираттагы очрашу булды. Полиция майоры «Цифрлы куркынычсызлык» темасына мәгълүмати-агарту әңгәмәсе уздырды.


5
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә киберкуркынычсызлыкка багышланган мәгълүмат сәгате узды. Чара социаль-тернәкләндерү бүлегенең социаль хезмәтләр алучыларын интернет-мошенниклыктан ничек сакланырга өйрәтүгә юнәлдерелгән иде.


27
август, 2024 ел
сишәмбе

Россиядә Гаилә елы һәм «Файдалы ял» программасы кысаларында Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Норма социаль участогында спорт-уен чарасы үткәрделәр. Чарага күпбалалы гаиләләр, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр, МХОда катнашучыларның гаиләләре һәм төрле учетта торучы гаиләләр чакырылган иде.


21
август, 2024 ел
чәршәмбе

Өч көн дәвамында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан хокукый аң формалаштыруга юнәлдерелгән «Сак булыгыз! Мошенниклар!» акциясе уздырылды.


20
август, 2024 ел
сишәмбе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкның иминлеген арттыруга юнәлдерелгән актив мәгълүмати эшен дәвам итә.


16
август, 2024 ел
җомга

«Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Яшүсмер–2024» профилактик операциясенең «Гаилә» этабы кысаларында гаиләләр буенча ведомствоара рейд оештырдылар.


15
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

14 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Киберкуркынычсызлык» интерактив викторинасы үткәрелде. Чараның максаты – мәгълүмати куркынычсызлыкны арттыру, киберкуркынычлар белән танышу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International