2024 ел Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләренең һәм белгечләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү буенча стажировка мәйданчыклары булдыру, алдынгы эш тәҗрибәсен тарату һәм социаль инновацияләрне үстерү белән билгеләп үтелә.
Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә психологлар өчен «Психоэмоциональ травмалары булган балаларга, шул исәптән сугыш хәрәкәтләре зоналарыннан кайтарыла торган балаларга ярдәм күрсәтү буенча инновацион социаль проектны гамәлгә ашыру кысаларында балигъ булмаганнар һәм аларның гаиләләре белән коррекцион эшне оештыру практикасы» дигән темага методик семинар узды.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында тозлы камырдан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс узды. Чарада әти-әниләре белән бергә балалар катнашты.
Социаль куркыныч хәлдә булган, профилактика системасы органнарында исәптә торучы гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны контрольдә тоту максатыннан Кайбыч районында каникуллар вакытында ведомствоара рейдлар оештырылды. Чарада «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре дә катнашты.
Казанның Идел буе районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үткәргән эш нәтиҗәләре буенча, муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы карары белән ике бала «Дуслык» һәм «Тургай» приютыннан гаиләләренә кайтарылды.
«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнелгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтүне оештыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне анализлау һәм төзү» темасына төркемле дәрес үткәрде. Чарада алты йөкле хатын-кыз катнашты.
21 декабрьдә Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалы гаиләләргә ярдәм итү темасына түгәрәк өстәл узды. Чара балалар спортына ярдәм итү чаралары, Татарстанның коммерциячел булмаган оешмалары тарафыннан ярдәм итүнең төрле ысуллары, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәдәният учреждениеләре тәкъдим иткән хезмәтләр турында фикер алышу максатында оештырылды.
Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре ата-аналар өчен укыту, үсеш һәм тәрбия мәсьәләләрендә педагогик компетенцияне күтәрү буенча «Менталь тайпылышлы балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү буенча нәтиҗәле практикалар» интенсивы үткәрделәр.
Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә логопед Гөлүсә Шәрипова ата-аналар өчен «Китапның тылсымлы дөньясы» дигән семинар-практикум үткәрде. Чараның максаты – ата-аналарның педагогик грамоталылыгын арттыру.
Балаларга хокукый ярдәм көне Әлмәт районында уздырылды