ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

«Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ата-аналар белән чираттагы дәрес үткәрде. Очрашуның максаты – балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен җайга салу.


19
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Менделеевск районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ата-аналар өчен «Кызыгызны яки улыгызны «юк» дип әйтергә ничек өйрәтергә?» дигән чираттагы чара узды.


9
декабрь, 2022 ел
җомга

8 декабрьдә Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Инвалид балалары булган гаиләләргә ярдәм итү» дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды. Чарада социаль яклау органнары, ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге һәм РФ Социаль иминият фондының ТР буенча идарәсе вәкилләре катнашты.


6
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

5 декабрьдә Тәтеш районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды.


28
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

«Җаваплы ата-аналар мәктәбе» программасы буенча «Бергә бәхетле» клубы кысаларында Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Наталия Кудряшова ата-аналар белән чираттагы дәрес үткәрде. Чараның темасы – «Гаиләдә гармонияле мөнәсәбәтләр үстерү».


26
ноябрь, 2022 ел
шимбә

Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көне узды. Балаларның әти-әниләре өчен татар эстрадасы йолдызлары – Татарстан Республикасының атказанган артисты Булат Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасының халык артисты Рәсим Низамов катнашында бәйрәм концерты оештырылды.


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

24 ноябрьдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре инвалид балаларның ата-аналары белән түгәрәк өстәл уздырдылар. Очрашуның темасы – «Мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрнең актуаль проблемалары».


24
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе мөдирләре һәм психологларының методик киңәшмәсе булып узды. Учреждение психоэмоциональ яктан җәрәхәтләнгән балаларга, шул исәптән сугыш хәрәкәтләре зонасыннан кайтучы балаларга ярдәм күрсәтү буенча инновацион социаль проектны гамәлгә ашыру кысаларында региональ ярдәм мәйданчыгы булып тора.


23
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көне уңаеннан күңел ачу оештырылды. Чарада үзәктә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әниләре актив катнашты.


21
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

1959 елның 20 ноябрендә БМО Генераль Ассамблеясе иң мөһим документларның берсен – Бала хокуклары декларациясен кабул итә. Шул ук көнне, ләкин 1989 елда, Бала хокуклары конвенциясе кабул ителә. Шуңа күрә 20 ноябрь Бөтендөнья балалар көне булып санала. Безнең илдә бу датаны Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне буларак билгеләп үтәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International