ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Әниләр көне алдыннан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Әнием барысыннан да яхшырак» дигән чара уздырдылар. Анда социаль хезмәт алучы гаиләләр катнашты.


10
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә 9 ноябрьдә балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында психолог Наталья Емельянова «Туган кешеләр» клубының чираттагы утырышын уздырды. Чарада социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр катнашты. Очрашуның максаты – гаиләләрдә микроклиматны яхшырту.


1
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова өлкәннәр белән бергә «Гаиләдәге көч куллануның баланың үсешенә йогынтысы» дигән темага түгәрәк өстәл уздырды. Чараның максаты – ата-аналарда гаиләләрдә мәрхәмәтсезлек һәм көч куллану проблемасын тиешенчә аңлауны формалаштыру.

«Әни+сабый» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Байкова һәм Баланы үстерү клубы хезмәткәрләре 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен төркемле чара уздырдылар. Чара балаларда кулларның вак моторикасын, хәтерне, игътибарны һәм ишетү сәләтен, төс һәм форма тойгыларын үстерү, ата-аналарга балаларны тәрбияләүдә һәм үстерүдә ярдәм итү максатыннан үткәрелде.


31
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

26 нчы октябрь көнне Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ата- аналар җыелышында актив катнаштылар.


28
октябрь, 2022 ел
җомга

27 октябрьдә «Тәтеш балкышы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече тарафыннан 6 нчы социаль участокка чыгу оештырылды.


27
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Лилия Токтарова «балалар белән аралашуда гармония» дигән темага мәгълүмати сәгать уздырды. Чарада 6 нчы патронат участогында яшәүче социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Ата-аналар мәктәбе» проекты кысаларында ата-аналар белән «Бала үсеше өчен файдалы уеннар» дигән темага практик дәрес узды. Чараны психолог Ирина Матвеева һәм укытучы-дефектолог Ольга Анкудинова үткәрделәр.


25
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Екатерина Маланчева «Без бергә» программасы кысаларында «Минем дөньям – күңел көзгесе» дигән темага дәрес уздырды. Дәреснең максатлары эчке халәтне гармонизацияләү, ял итү, уңай фикерләү формалаштыру иде.


20
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

18 октябрьдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасында эшләү буенча чираттагы семинар-практикум оештырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International