ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә узган атна дәвамында балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләре проблемалары буенча психолог тарафыннан шәхси һәм гаилә консультацияләре уздырылды.


14
октябрь, 2022 ел
җомга

13 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр үзләренең яраткан әтиләрен кунакка чакырдылар һәм алар өчен бәйрәм программасы әзерләделәр.

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре җирле үзидарә, янгын күзәтчелеге органнары хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәтләр алучы булган һәм ведомствоара социаль патронатта торучы гаиләләрне өйләрендә йөреп чыгуны дәвам итәләр.

13 октябрьдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Җаваплы ата-ана мәктәбе» программасы кысаларында чара узды. Аның максаты – ата-аналарның балаларны тәрбияләү һәм укыту мәсьәләләре буенча хокукый культурасын күтәрү.


13
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру буенча эш кысаларында 12 октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Тормышның тәме» дигән чара уздырды. Чараның максаты – гаиләдә микроклиматны яхшырту.


6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтүне оештыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында «Перинаталь тәрбия ысуллары» дигән темага төркемле дәрес уздырды. Чарада 17 хатын-кыз катнашты.


3
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә монтессори-педагог Гөлнара Сабитова «Ата-аналар мәктәбе» проекты кысаларында «Иртә яшьтә тактиль тойгыларны үстерү» дигән темага дәрес уздырды. Чарада әниләр «тактиль тойгы», «вак моторика», «сенсор тойгы» төшенчәләре белән таныштылар.


22
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Реабилитация вакытында Наталья белән уңай үзгәрешләр булды: ул даими рәвештә наркологта күзәтелә, аның киңәшләрен үти. Хатын-кыз эшкә урнашкан, бала тәрбияләүгә тиешле игътибар бирә башлаган.


19
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Узган җомгада, 16 сентябрьдә, Кече Шәмәк авылына «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мобиль бригадасы мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар белән дәрес үткәрү максатыннан өйләренә барып кайтты.


14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча инспектор һәм опека һәм попечительлек секторының баш белгече белән берлектә 2нче социаль участокка бару оештырылды. Рейд барышында 5 гаилә тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International