«Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Гаиләдә конфликтлар» темасына чираттагы дәрес үткәрде.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Ата-аналар мәктәбе» проекты кысаларында «Хәзерге балаларның аралашу үзенчәлекләре» дигән темага ата-аналар белән дискуссия оештырганнар.
Кичә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәнең өлкән инспекторы һәм опека һәм попечительлек секторының баш белгече белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган 5 гаиләгә барганнар.
Романовлар гаиләсе 2021 елның апрелендә Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия карары белән ведомствоара учетка куела: Н. Романованың алкоголь бәйлелеге булган.
Татарстан Республикасы Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лиана Габидуллина «Яшүсмерләрнең үз-үзләрен проблемалы тотышы» дигән темага дәрес үткәрде.
Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгечләре Бөгелмәнең туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырганнар.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Аеклык ноктасы» проекты кысаларында дәресләр дәвам итә. Шулай итеп, кичә үзәк психологы Наталья Емельянова шәхси үсешне гармонияләштерүгә багышланган «Минем дөнья – күңел көзгесе» дигән дәрес үткәрде.
«Яңа туган баласын кабул итүгә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тарафыннан «Бала табудан соң депрессияне кисәтү ысуллары» дигән темага төркемле дәрес уздырылган.
«Әни+сабый» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Байкова өч яшькә кадәрге балалар өчен «Маймыл һәм йомшаклар иле» дигән күргәзмәгә баруны оештырды.
Диана Г. гаиләсе Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә 2021 елдан бирле хезмәт күрсәтүдә тора.