Кичә Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Инна Кириченко «Җаваплы ата-ана мәктәбе» технологиясе кысаларында чираттагы дәрес үткәрде.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Байкова һәм «Сөенеч» балалар театры җитәкчесе Вәсилә Исмәгыйлева 3 яшькә кадәрге балалары булган «Әни+сабый» клубына йөрүче гаиләләр өчен «Дуслык безгә уңыш бүләк итә» дип исемләнгән спектакльгә бару оештырганнар.
Шушы көннәрдә Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы һәм социаль эш буенча белгеч күп балалы гаиләләр һәм традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру буенча чара үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле, шул исәптән Даун синдромлы балалар тәрбияләүче гаиләләр социаль озата баруда торалар. Бу үзенчәлек бала үсешен тоткарлый. Ата-аналар, белгечләр һәм педагогларның иртә ярдәме һәм комплекслы тырышлыгы «кояшлы» балаларны тәрбияләү өчен зур әһәмияткә ия.
«Яңа туган баласын кабул итүгә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тарафыннан «Булачак әнинең психогигиена күнекмәләрен формалаштыру» дигән темага төркемле дәрес уздырылган.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Мерзлова Наталья балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны кисәтү буенча инспектор Болтунова Надежда белән берлектә 1нче һәм 2нче социаль участокларда яшәүче 9 гаиләгә бару оештырылган.
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында «Чишмә» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Кашапова Әдилә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Җаваплы ата-аналар мәктәбе» кысаларында «Ышаныч телефоны – авыр хәлдә ярдәм» темасына чара үткәрде.
Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә «Каникулларда куркынычсызлык» дигән акция уздырганнар.
«Күңел чыганагы» сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар клубында катнашучылар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә «Мензелинская» заводы ат абзарында булдылар. Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен ипотерапия элементлары белән экскурсия оештырганнар.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә тематик чаралар узды.