ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2022 ел
җомга

Бүген Менделеевск районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен «Петр һәм Феврония канаты астында» дигән бәйрәм чарасы уздырдылар.


7
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова социаль хезмәт алучы гаиләләр өчен бәйрәм чарасы оештырды.


6
июль, 2022 ел
чәршәмбе

6 июль көнне «Туган кешеләр» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән «Тынычлыкта һәм гармониядә яшәргә» дигән дәрес үткәрде. Чараның максаты гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу иде.


5
июль, 2022 ел
сишәмбе

4 июльдә Тәтеш районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы булды. Каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.


1
июль, 2022 ел
җомга

Баулы районында социаль куркыныч хәлдә булган һәм күп балалы гаиләләр буенча профилактик рейдлар дәвам итә. Күчмә чараларны «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре үткәрә.


30
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

30 июнь көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Венера Янышева 8нче социаль участокта яшәүче гаиләләргә ведомствоара бару оештырды. Ведомствоара төркем составына опека һәм попечительлек секторының баш белгече, гаилә иминлеге һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор керде.

«Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» клубы эше кысаларында 29 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 әти-әни катнашты.


27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

24 июнь көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Җиңү барысы өчен дә бер» дигән чара уздырганнар. Дәрес мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар клубының «Күңел чыганагы» программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.


21
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Кичә, 20 июнь көнне, республиканың Тәтеш районында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының утырышы булды. Көн тәртибенә башлангыч һәм төп этапларда индивидуаль реабилитация программасы кысаларында гаиләләр белән ведомствоара эш нәтиҗәләрен карау кертелгән иде. Шулай ук ведомство контролендә булган гаиләләр белән эш нәтиҗәләре анализланды.


20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

«Әни+сабый» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Байкова «Панда баласы» уен үзәге җитәкчесе Руслан Габделхаков һәм аниматор Мария Михеева белән берлектә «Бәхетле балачак» дигән чара уздырганнар. Анда өч яшькә кадәр балалары булган гаиләләр катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International