17 июнь көнне «Төп статус» йөкле хатын-кызлар өчен клуб эше кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Бу безнең кечкенә сер» дигән темага дәрес уздырганнар.
19 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Марина Сагидуллина «Җирдә иң яхшы әти» дип исемләнгән уен дәресе үткәрде.
16 июнь көнне Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәт алучы өч балигъ булмаган балалы гаилә белән дәрес үткәрделәр. Чара «Җаваплы ата-ана» клубы программасы һәм «Көчләүсез тормыш» балалар белән рәхимсез мөгамәләне профилактикалау программасы кысаларында оештырылды.
Июнь аеның өченче якшәмбесендә дөньяның күп кенә илләрендә Әти көне билгеләп үтелә. 16 июнь көнне Баулы районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары Альбина Гәрәева һәм Гүзәл Газиева «Әти белән бергә уйныйбыз» дип исемләнгән спорт бәйрәме үткәрделәр. Социаль хезмәтләр алучылар катнашында чара № 4 социаль участогында узды.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Туган кешеләр» клубы кысаларында «Ябык даирәдән чыгу» дигән дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең өлкән әгъзалары катнашкан.
Лениногорск муниципаль районында яшәүче Розалия Н. гаиләсе 2021 елның июнендә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия карары белән яшүсмерләр арасында хәмер эчемлекләреннән явызларча файдалану сәбәпле ведомствоара учетка куела.
31 майда, Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, Республика сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре балалар һәм ата-аналар өчен «Әти, әни, мин – спорт гаиләсе» дигән бәйрәм оештырдылар. Чарада социаль хезмәт алучылар һәм үзәк хезмәткәрләре үз балалары белән бергә катнашты.
Бүген Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог Ирина Матвеева ата-аналар мәктәбе кысаларында чираттагы тренинг элементлары белән дәрес үткәрде.
Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ата-аналар белән эшне дәвам итәләр. Ата-аналар университеты кысаларында психологик-педагогик ярдәм күрсәтелә, балаларны тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен формалаштыру мәсьәләләрендә ата-аналар компетенциясен арттыру буенча чаралар үткәрелә.
Лениногорск районында яшәүче Гөлнара Х. берүзе өч кыз тәрбияли. Әнинең җәмгыятьтә лаеклы әгъзалар үстерергә тырышуларына карамастан, 2021 елда балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия карары белән гаилә ведомствоара учетка куела. Моның сәбәбе – балигъ булмаган гаилә әгъзалары тарафыннан хәмер эчемлекләрен куллану.