19 май көнне хатын-кызлар консультациясе базасында Лениногорск «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Анна Закирова булачак әниләр белән ата-аналар мәхәббәте турында әңгәмә үткәрде. Чара яңа туган баласын кабул итүгә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында оештырылды.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар белән гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча көн саен индивидуаль эш оештыралар.
Балык Бистәсе районында «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе тормышка ашыра торган «Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә» проекты старт алды. Проект берьюлы берничә истәлекле датага багышланган: Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел һәм Балык Бистәсе районы оешуга 95 ел.
Халыкара гаилә көне кысаларында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә социаль хезмәт алучылар белән берничә чара үткәрделәр.
15 майда без гадәттәгечә Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Бәхетле һәм имин гаилә – үсеп килүче һәм чәчәк атучы дәүләтнең төп күрсәткече булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә Россиядә ата-аналарга һәм балаларга ярдәм итүгә һәм аларны яклауга зур игътибар бирелә, гаилә мәнфәгатьләрендә, шул исәптән, балалар туу, аларны тәрбияләү, укыту һәм ял итү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән дәүләт программалары комплексы гамәлгә ашырыла.
12 май көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Гаилә гармониясе» дигән темага ата-аналар өчен киңәшмә үткәрде. Чарада социаль хезмәт алучылар да катнашты.
Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән тернәкләндерү эшенең сыйфатын күтәрү максатыннан Баулы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Илмира Әюпова бәйле мөнәсәбәтләр турында терапия трансформация уенын үткәрде. Чара 4 нче социаль участогында узды.
11 май көнне «Туган кешеләр» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова өлкәннәр белән дәрес үткәрде. Чараның максаты – гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу.
11 май көнне Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Минем үзенчәлекле бәхетем» республика фестиваленең жюри утырышы узды. Фестиваль «Әни көче» проекты кысаларында уза.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Аеклык ноктасы» клубы эше кысаларында «Өлкәннәр кулында бала сәламәтлеге» дигән темага дәрес үткәрде. Чара балалар-ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән иде.